Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мөзәллиф Басыйров

Мөзәллиф Басыйров, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре: - 1960 елда Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, "Сельхозтехника"да техника күзәтүчесе булып эшли башладым. Башка белгечләр белән бергәләп колхоз, совхозлардагы механизаторлардан имтиханнар алдык, класслар бирдек. Аннан үрнәк тәҗрибә хуҗалыгы булган "Татарстан" хуҗалыгына күчтем. Иң беренче борчак ура торган КЗН чапкычын сынап карадык....

Мөзәллиф Басыйров, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
- 1960 елда Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, "Сельхозтехника"да техника күзәтүчесе булып эшли башладым. Башка белгечләр белән бергәләп колхоз, совхозлардагы механизаторлардан имтиханнар алдык, класслар бирдек. Аннан үрнәк тәҗрибә хуҗалыгы булган "Татарстан" хуҗалыгына күчтем. Иң беренче борчак ура торган КЗН чапкычын сынап карадык. Кукуруз да игеп карадык. Мирзагали Шәйхелгалиев, Мирзанур Шәрипов үрнәгендә кукуруз игеп, бөтен Татарстан хуҗалыкларына күрсәттек. Актаныш Минзәләгә кушылгач, шунда күчеп, өлкән инженер булып эшләдем. 1962-1965 елларда Киров исемендәге совхозда хезмәт куйдым. Район кире үзебезгә кайткач, авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп чакырдылар. Актаныш аерылып чыккач, авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга китеш бик әйбәт булды. Тәҗрибәле механизаторлар, кадрлар җитәрлек иде. Җир эшкәртү, орлыклар әзерләүдә, терлек асрауда яңа технологияләр күп керде. Тирәнәйтеп сөрү, солыдан солычаны аеручы җайланмалар эшләнде. Механизаторларны укыту да оештырылды. Болар үз нәтиҗәсен бирде. Шуны да искәртеп китим: сабанчылар ярышы да беренче тапкыр безнең районда, "Үрнәк" колхозында оешты. Шуннан аны республикада да хуплап, ел саен дәвамлы рәвештә үткәрә башладылар.
Ул чорларда техника саны арта башлады. Колхоз-совхозларда машина-техника паркыннан нәтиҗәле файдалану өчен остаханәләр, техник хезмәт күрсәтү пунктлары, җылы гаражлар, механизаторлар өчен ашханәләр төзелде. Аеруча "Кызыл көч" колхозы үрнәк булып торды. Аларда югарыда әйтелгәннәр иң беренчеләрдән булдырылды. "Сельхозтехника"ның гөрләп эшләве дә колхозларга нык ярдәм итте. Ул якта социаль объектлар да күп төзелде.
Инженер хезмәте бик җиңелләрдән түгел. Аларның барысына да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев