Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәттә туа бәхетле көннәр – Бердәм булганда, бергә булганда

Чебешләрен көзен саныйлар... Яздан көзгәчә тын алырга да вакыты булмаган авыл кешесе өчен хезмәтенең нәтиҗәсен күрер вакыт. Узган якшәмбедә районда да Уңыш бәйрәме узды. Хезмәт кешесе хөрмәтләнде. Бәйрәм рухын дәвам итеп, Чуракай якларына юл алдык. Биредә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда, көндәлек эш ыгы-зыгысын көйле генә алып баруда авыл җирлеге башлыгы...

Чебешләрен көзен саныйлар... Яздан көзгәчә тын алырга да вакыты булмаган авыл кешесе өчен хезмәтенең нәтиҗәсен күрер вакыт. Узган якшәмбедә районда да Уңыш бәйрәме узды. Хезмәт кешесе хөрмәтләнде.
Бәйрәм рухын дәвам итеп, Чуракай якларына юл алдык. Биредә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда, көндәлек эш ыгы-зыгысын көйле генә алып баруда авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов, "Алга" җәмгыяте рәисе Тәлгать Газетдинов бергәләп киңәшләшеп эшлиләр. Нинди эшкә алынсак та якташларыбыз, район җитәкчеләре хуплап кабул итәләр, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәләр, диләр.
Узган ел хуҗалыкның хисап җыелышында катнашырга туры килгән иде. 2011 елның 4 мартында хуҗалык белән җитәкчелеккә алынганда Тәлгать Газетдиновка хуҗалык торышын чагылдыручы таралып яткан техника, хезмәтчәннәрнең өметсезлеккә бирелүе, "кирәк", "юк" сүзе белән башланган бихисап сораулар белән эшчәнлеген башлап җибәрергә туры килә. Андый вакытта сүз тыңлап үз өстеңә җаваплылык алу өчен дә, ай-һай, күпме көч кирәк! Мөслим районы Яңа Үрәзмәт авылы егете гомер буе бригадир булып эшләгән әтисе Хәсән абыйның күркәм сыйфатларын үзендә туплаган. Ветеринар белгечлеген сайлап, яраткан хезмәте буенча эшли, аннан хуҗалык рәисе була. "Россельхознадзор"ның Әлмәт зонасында ветеринария өлкәсендә күзәтчелек итә. 2011 елдан хезмәт юлы Чуракай авылы, аның кешеләре белән бәйле.
Идарәдә без сөйләшкән арада озак еллар бергә эшләгән хезмәттәш дусты - Чуракай җирлегендә дә ярдәмләшеп эшләүче, Мөслимнән "Алга" ПМК-Мелиорация җитәкчесе Васил абый Хамматов та килеп керде. Ышанычлы кеше, диде ул Тәлгать абый турында. Сүз ара сүз чыгып, район хәлләре турында да фикерләшеп алдык. Мөслимдә - инвестор ярдәмендә, Актанышта үз көчебез белән авыл хуҗалыгы тармагы яши. Авыл халкының тырыш хезмәте, яңалыклар аша үз-үзен яшәтүе, үз сүзен, үз фикерен белдерүе.
Икмәк уңышы көткән нәтиҗәне бирмәде быел. Җәмгыятьнең керем-чыгымнары терлекчелек тармагы аша.
- Фермада еш буласызмы? - дип сорыйм Тәлгать абыйдан.
- Иртән нәрәдкә кадәр фермага керәм башта. Көн дәвамында да 4-5 тапкыр булам.
Без дә фермага юл алдык. Мөдир Илгиз Сәлахов, зоотехник Илгиз Хәсәнов каршы алды безне.
- Кышкы рационга күчтек. Көтүгә дә чыгабыз. Җәйләүдән кайткач, терлекчеләр җыйналып, эшләгән чорга анализ ясадык. Хәзер 15 көн саен эш барышына нәтиҗә ясап барабыз.
15 октябрьгә 5315 литр сөт савылган, 4795 литр дәүләткә сатылган, узган елдан 1868 литрга артык. 1453 центнер ит сатылган, 530 центнерга артык.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 19 октябрь, 2012 83 (9726) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев