Актаныш

Хуҗалык белгечләре белемнәрен арттыра

Безнең районда, республикада беренчеләрдән булып, пилот проект буларак, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен "Икътисад һәм хокук" дигән курслар үткәрелә башлады. Аның беренче дәресләре узган атнада узды. - Мин мондый укулар уздыру хакында күптән хыяллана идем инде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, безне әлеге яңалык белән...

Безнең районда, республикада беренчеләрдән булып, пилот проект буларак, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен "Икътисад һәм хокук" дигән курслар үткәрелә башлады. Аның беренче дәресләре узган атнада узды.
- Мин мондый укулар уздыру хакында күптән хыяллана идем инде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, безне әлеге яңалык белән таныштырып. - Чөнки икътисад нигезләрен хуҗалык җитәкчеләреннән башлап, барлык белгечләргә бирергә кирәк. Хәзерге шартларда аннан башка булмый.
Дәниф Харисовның әлеге фикерен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та хуплый һәм укулар үткәрергә рөхсәт бирә.
Республикада барлыгы 420 хуҗалык булып, аларның рейтингы чыгарыла. Әлеге рейтинг хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә күрсәтелә. Әлбәттә, аны күргәннән соң, күпләрнең башында ни өчен шундый урында соң дигән сорау тумый калмагандыр. "Наратлы" хуҗалыгы бу рейтингта - 34, "Тамыр" - 36, "Нигез" хуҗалыгы 37 нче урында торса, арада 180, 200нчедән дә арттарак урынны биләүчеләр дә бар.
- Республика күләмендә икътисади, юридик белемнәргә ия булган, бүгенге үсеш юнәлешенә яраклы программалар белән эшләргә тәкъдим итәрдәй кешеләрне чакырып, укуларны дәвам итәргә дибез. Әлеге курслар бетте дә, хуҗалыклар онытылды дигән сүз түгел. Киләчәктә шушы программалар нигезендә хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итәчәкбез, - ди Дәниф Харисов.
Бүген бизнесны, базарны ныклап өйрәнмичә дөньяны алып барып булмый.
Тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән кадрлар җитмәве хакында җыелышларда еш ишетергә туры килә. Әлеге укулар бу кытлыкны да бетерергә ярдәм итәчәк.
- Ни өчен бүген без дөнья базарына яраклы продукция җитештерүдә һәм җитештерүчәнлекне арттыруда кайсыдыр илдән калышырга тиеш әле? - ди Дәниф Харисов.
Укуны агробизнес институты базасында оешкан махсус төркем алып барачак.
Дөрестән дә, белгечләрдән таләп итеп, җитештерүчәнлектәге кимчелекләре өчен гаепләп, ачуланып кына авыл хуҗалыгын алга җибәреп булмый.
Зоотехникларның икътисади белеме юк. Алар азыкны ветеринария лабораториясенә анализга китергәч, нәтиҗәсен күргәч, алга таба нишләргә икәнлекне, эшне бизнес, акча чыганагы итеп карый белергә тиешләр. Азыкны баланслап биргәннән соң, чыгымнар арта, ләкин шуның нәтиҗәсендә күбрәк сауган сөт бәрабәренә, сатудан алган керем дә арта. Ул чыгымнарны тулысынча каплый, өстәвенә табышы да кала. Белгечләрнең шуны аңлавы зарур.
- Әлеге укуларга фермерларны да тартырга уйлыйбыз. Күпчелек фермерларның эшләргә теләге бар, әмма бизнес өлкәсендә белеме юк, - ди Дәниф Харисов.
Бу курслар киләчәктә хуҗалыкларга үз эшчәнлекләренә тулысынча нәтиҗә ясап, төрле юлларын эзләп, алга таба хезмәтләрендә уңай нәтиҗә бирер, дип ышанасы килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: