Актаныш

Хуҗалык икътисады аңлатуга бирешми

Узган елның шушы чорында терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәдән соң, газетабызда "Терлекчелек тирән йокыда" дигән исем астында мәкалә дөнья күргән иде. Шул чордан алып 365 көннән артык вакыт узган. Дөньялар үзгәрдеме соң? Үзгәрде, дөньяда әллә нинди вакыйгалар булды... Терлекчелек тармагы гына һаман йокысыннан арына алмый сыман. Монда...

Узган елның шушы чорында терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәдән соң, газетабызда "Терлекчелек тирән йокыда" дигән исем астында мәкалә дөнья күргән иде. Шул чордан алып 365 көннән артык вакыт узган. Дөньялар үзгәрдеме соң?
Үзгәрде, дөньяда әллә нинди вакыйгалар булды... Терлекчелек тармагы гына һаман йокысыннан арына алмый сыман. Монда хәлләр шул ук.
Дөрес, саннар үсештә. Эре малларның саны узган елның шушы чорына караганда күпкә артык булып, бүгеге көндә 32645 баш тәшкил итә. Ай эчендә дә 4 дистәгә арткан. Тик хезмәткә караш искечә булу сәбәпле, алгарыш бар, дип авыз тутырып әйтеп булмый. Чөнки хуҗалыкларда ай эчендә 1171 баш бозау алынган булса, 1149 мал "расходка" чыгарылган.
Үлемнең саны да үсештә. Узган ел февраль аенда 60 мал җан тәслим кылган булса, быел үлгән малларның саны 71гә җитте. Бу инде, әлбәттә, күрсәтергә яраган сан. Чынбарлыкта исә үле малкайларның күбесе "хуҗалыкның ихтыяҗы өчен чалынган" яки "сатылган"нар сафын баета. Аннары инде, шушы саннар белән уйнап, үзләре дә тәмам буталып беткән белгечләр киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисовның "Бу малларны ник саттыгыз?" дигән соравына җавап тапмый, "2" билгесе алган укучы кебек башларын аска иеп, боегып торалар. Әллә инде эш кырганчы, айга бер баш иеп, мескен кыяфәттә торуны кулай күрәләр, аңламассың...
"Сөт - яшәү чыганагы" дип еш кына кабатласак та, әлегә хуҗалыкларның алга илткән яшәешкә омтылулары бик сизелми. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 11 меңгә якын савым сыеры исәпләнә. Ел башыннан көтүгә 561 тана кергән, 611 сыер яраксызга чыгарылган. Эшнең кай тарафка барганы яхшы күренәдер.
Ярый әле сөткә бәяләр югары. Әлегә яшәеш шуның хисабына гына бара. Тик бу өлкәдә дә сер булып калган саннар шактый. Сөткә бәя арту аның үзкыйммәтенең югары үрмәләвенә китерде. Ни өчен? Ни сәбәпле? Әлеге сорауларга икътисадчылар үзләре дә тәгаен генә җавап бирә алмый. Иманым камил, кайбер хуҗалыкларда сыерлар узган ел нәрсә ашаган, быел да шул ук базныкын ашыйдыр әле. 2-3 елга җитәрлек итеп хәзерләнгән азыкны әрәмгә калдырып булмый бит инде. Чыгым чыгарып, алларына төрле биоөстәмәләр белән баетылган яхшы фураж да сипмиләрдер. Тик 1 литр сөт ясар өчен бүгенге көндә уртача 14 сумнан артык акча тотыла. Ни уйларга да белмәссең. Хәер, безнең хуҗалык икътисады гомумән аңлатуга бирешә торган нәрсә түгел.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: