Актаныш

Хуҗалыклар эшчәнлегенә еллык күзәтү

2011 ел район авыл хуҗалыгы елъязмасында иң отышлы елларның берсе булып кереп калачак. Игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы уңышлар бәрабәренә район республика күләмендә янә бер танылу яулады. Әмма бу әле күрсәткечләренең иң югарысы түгел, артка карап киләчәкне уйласаң, башкарасылар әле шактый. Тармаклап караганда, игенчелектә эшләр азмы-күпме җайга салынып килә. Алдагы ел...

2011 ел район авыл хуҗалыгы елъязмасында иң отышлы елларның берсе булып кереп калачак. Игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы уңышлар бәрабәренә район республика күләмендә янә бер танылу яулады. Әмма бу әле күрсәткечләренең иң югарысы түгел, артка карап киләчәкне уйласаң, башкарасылар әле шактый.
Тармаклап караганда, игенчелектә эшләр азмы-күпме җайга салынып килә. Алдагы ел уңышына район буенча 165000 центнер орлык салу планлаштырылган иде. Гомуми саннарга килгәндә исә, хуҗалыклар әлеге хезмәтне 156395 центнер итеп үтәделәр. Шуның 143000 центнерын, ягъни 91 процентын кондицияле орлыклар тәшкил итә. Әлеге өлкәдә "Нур", "Тамыр", "Наратлы" ҖЧҖләрнең хезмәтен үрнәк итеп куеп була. "Нива", "Саф", "Алга", "Ташкын", "Эконом" ҖЧҖләрендә һәм "Әнәк" агрофирмасында орлыклар кондициягә килеп беткән дип әйтеп булмый. Район буенча югары репродукцияле орлык 92 процент. Аерым хуҗалыкларда, төгәлрәк: "Башак", "Тамыр", "Янаул", "Чиялек", "Эконом", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда әлеге сан 100 процент тәшкил итсә, "Таң" ҖЧҖдә- 55, "Нигез" ҖЧҖдә 66 процент кына.
Хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы препаратлар алу өчен 564 миллион 161 мең сумлык кредитлар алынган. 7224 тонна аммиак селитрасы, 2516 тонна катлаулы ашламалар, 100 тонна карбомид, 83 тонна комплекслы ашламалар кайтарылды. Тәэсир көчендә барлыгы 4135 тонна булган ул.
Әмма җирне күпме генә ашлама, җир эшкәртү, чәчү агрегатлары аерым таләпләргә китереп вакытында төзекләндереп саклауга куелмаса, яхшы уңыштан өмет итү урынсыз. Быел хуҗалыкларда әлеге хезмәткә караш үзгә булды, техника төзекләндерүе шактый гына соңарып сүлпән бара. "Чишмә", "Нур", "Таң", "Әнәк", "Наратлы", "Ташкын" ҖЧҖләрендә төзекләндерү хезмәтен сыйфатка зур игътибар биреп башкаралар. "Саф", "Эконом", "Алга", "Чәчер" ҖЧҖләрендә хәлләр киресенчә.
Төп җир эшкәртү хезмәтенең 30 проценты яңгырлы чорга туры килү сәбәпле, җирне эшкәртми калдыручы хуҗалыклар да булды. Шуңа да, башка еллардан аермалы буларак, КОС, КСН агрегатларының ремонтына зур игътибар юнәлтелә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 30 декабрь, 2011 103 (9645) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: