Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хуҗалыклар тугыз айлык эшчәнлеккә йомгак ясады

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов үз чыгышында терлекчелек тармагындагы тугыз айлык нәтиҗәләр белән таныштырды. Ел башыннан район буенча 2...

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов үз чыгышында терлекчелек тармагындагы тугыз айлык нәтиҗәләр белән таныштырды.
Ел башыннан район буенча 2 миллиард 745 миллион 600мең сумлык авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына караганда 105 процентка үсештә. Җитештерелгән продукциянең 50 проценты - терлекчелеккә, 50 проценты игенчелеккә туры килә. Тугыз айда район авыл хуҗалыгы продукцияләре сатудан барысы 1 миллиард 702 миллион 322 мең сум акча кергән. Бу узган елның шул чорына караганда 171 миллион 932 мең сумга күбрәк. Акча керемендә терлекчелекнең өлеше 74 процент булып, 1 миллиард 263 миллион 763 мең сумны тәшкил итә.
Хуҗалыкларның акча кеременең динамикасына күз салсак, "Чиялек", "Таң", "Эконом", "Башак", "Наратлы" хуҗалыклары , "Әнәк" агрофирмасы алгы сафларда, алар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 123-112 процент үсеш биргәннәр. Калган хуҗалыкларныкы районның уртача күрсәткеченнән түбәнрәк.
Ел башыннан район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе, хуҗалыклар арасында өч яклы килешү төзелгән иде. Ел тәмамланырга ике айдан азрак вакыт калып бара. Акча кеременең килешүгә карата үтәлешенә килгәндә, СПСК "Агыйдел", "Саф", "Алга", "Эконом" хуҗалыкларында ул 83-87 процентны гына тәшкил итә. Килешүне үтәү өчен аларга шактый көч куярга туры киләчәк.
Быелның тугыз аенда район хуҗалыкларында барысы 447842 центнер сөт җитештерелгән. Бер сыерга уртача 3906 килограмм туры килә. Бер сыер 84 мең сум акча керткән. Сөт җитештерү буенча "Тамыр", "Башак", "Таң", "Нигез", "Чишмә", "Нур", "Саф" хуҗалыклары яхшы эшләгән. Ә СПСК "Агыйдел", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, "Чишмә" агрофирмасы бу айда кызыл зонага эләккән.
Сөтчелек буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләренә килгәндә, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында сөтбикәләр көнгә 18.9 килограмм, Разит Насыров җитәкләгән Әтәс фермасында - 17.1, Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасында - 16.9, "Таң" хуҗалыгының Айнур Миңнеголов җитәкләгән Теләкәй фермасында - 16.3, "Чишмә" хуҗалыгының Ринат Әхмәтов җитәкләгән Аккүз фермасында - 16.2, "Таң" хуҗалыгының Илһам Шәемов җитәкләгән Такталачык фермасында - 16.2, "Әнәк" агрофирмасының Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында 16.2 килограмм сөт бирсәләр, "Нигез" хуҗалыгының Фәһим Гарифҗанов җитәкләгән Аеш фермасында - 11.2, "Чишмә" агрофирмасының Нәфис Фәррахов җитәкләгән Меңнәр фермасында - 11.4, "Наратлы" хуҗалыгының Филарис Хәбиров җитәкләгән Гәрәй фермасында - 11.4, "Нур" хуҗалыгының Данил Сәлахов җитәкләгән Уразай фермасында 11.7 килограмм гына сөт бирәләр.
Сөт җитештерү буенча килешүне үтәү өчен җиде хуҗалыкка шактый тырышырга кирәк булачак.
Тугыз айда ит җитештерү узган елның шул чорына караганда 2109 центнерга күбрәк булып, 39520 центнерны тәшкил иткән. Бер баш терлеккә 184 килограмм туры килә. Тәүлеклек үсеш 684 грамм.
Ит җитештерү буенча Нур Баян исемендәге, "Чиялек", "Чишмә", "Эконом", "Башак", "Тамыр" хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы алгы сафта атлый. Әлеге тармак буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләренә килгәндә, "Башак" хуҗалыгының Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасы терлекләре тәүлеккә 978 грамм, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында - 909, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның Назыйм Шәйхелмәрдәнов җитәкләгән Пучы фермасында - 875, "Нур" хуҗалыгының Фәндүс Гарипов җитәкләгән Мерәс фермасында 835 грамм үсеш бирсәләр, "Таң" хуҗалыгының Ильяс Шәимов җитәкләгән Әҗмәт фермасында ул - 430, "Наратлы" хуҗалыгының Дилфас Гәрәев җитәкләгән Шәбез фермасында - 466, "Янаул" хуҗалыгының Миңнегөл Гардиева җитәкләгән Татар Суыксу фермасында 478 грамм гына.
Ел башыннан 1 октябрьгә район хуҗалыкларында 33421 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Баш саннарын арттыру буенча "Актаныш", "Әнәк" агрофирмалары, "Таң", "Наратлы", "Башак" хуҗалыклары яхшы эшләгән.
Терлек каплату һәм буазлыкка тикшерү буенча җитешсезлекләре булган хуҗалык белгечләренә киңәшмәдә шактый кызарырга туры килде. Алынмый калган бозаулар хисабына алар күпме продукция һәм акча югалтканнарын аңлаганнардыр шәт.
Хисап чорында 9717 бозау алынган, бу узган елның шул чорына караганда 232гә күбрәк. Бозау алу буенча "Алга", "Чишмә", "Таң", "Нигез", "Башак", "Тамыр", "Нур" хуҗалыклары, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмасының эшчәнлеге яхшы яктан бәяләнде.
Дәниф Харисов хуҗалык фермаларында белгечләр тарафыннан төнге кизүләрне оештырып бетерү бурычын куйды. Шулай ук терлек азыгы буенча махсус җаваплы кешеләр билгеләп бетерергә кирәклеген дә ассызыклады.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыккан "Әнәк" агрофирмасына Ат сыны тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев