Актаныш

Хуҗалыкларда техник күзәтү нәтиҗәләре

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау, юлларда фаҗигаләрне булдырмау нияте белән оешкан техник күзәтүләр ниһаять тәмамланды. Аның тәүгесе, быел 15 март көнне "Алга" ҖЧҖндә узган иде. Хуҗалыклар язны ничек каршы ала? Үзгәрешләр бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп район дәүләт техник күзәтчелек башлыгы Илдус Хәкимовка мөрәҗәгать иттек. - Гадәттә,...

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау, юлларда фаҗигаләрне булдырмау нияте белән оешкан техник күзәтүләр ниһаять тәмамланды. Аның тәүгесе, быел 15 март көнне "Алга" ҖЧҖндә узган иде. Хуҗалыклар язны ничек каршы ала? Үзгәрешләр бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп район дәүләт техник күзәтчелек башлыгы Илдус Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.
- Гадәттә, башка елларны, хуҗалыкларга барып кергәнче үк кайсы тракторның тормозы тотмый, кайсы юылмаган, кайсының уты янмый- алдан ук билгеле була иде, һичьюгы бу фаразлар 90 процентка чынга аша иде. Быел, шөкер, үзгә күренешләр шактый булды. Мисал өчен, "Башак" ҖЧҖндә уңай үзгәрешләр күп. Сәбәбе: механизаторларның техникага карашы үзгәрүендә. Һәр техника механизаторга килешү ярдәмендә беркетелгән, ягъни төп таләпләр- техниканың сакланышы, төзеклеге буенча эшләр сүздә генә калмый, ә кәгазь, документ ярдәмендә ныгытыла. Бу, хуҗалыкта озак еллар инженер булып эшләгән Хавил Хөсәенов һәм аңа ярдәмгә килгән яшь белгеч, инженер- технолог Ринат Хөсәеновның уртак хезмәте ул.
Шулай ук, "Әнәк" агрофирмасы, Нур Баян исемендәге "Ташкын", "Чишмә", "Наратлы", "Тамыр" хуҗалыкларында да техникалар һәрьелдагыча тиешенчә төзекләндерелеп әзерлек сызыгына баскан иде.
- Илдус Мәхиянович, гадәттә бал мичкәсенә дегет өстәүчеләр дә була. Язгы кыр эшләренә әзерлексез килгәннәр дә булмый калмагандыр?
- Дөрес, арада, 100 процент техникасын әзерлек сызыгына куйган хуҗалыклар юк диярлек. Бүгенге көндә "Саф" ҖЧҖндә 50 процент техникада әзер түгел. "Нива", "Янаул" ҖЧҖләрендә дә күзәтү кимчелекләрсез узмады. Мисал өчен, район хуҗалыкларында 500гә якын трактор исәпләнә. Шуның 400гә якыны гына әзерлек сызыгына куелып, 357се техник күзәтүне уза алды. Тагылма арбалар буенча да хәл шулай ук.
- Исәптә торып та, әзерлек сызыгына басмаган 100 трактор бар димәк?
- Әйе, һәм моның сәбәпләре шактый. Беренчедән, күп кенә авыл хуҗалыгы техникасы кәгазьдә исәптә торса да, инде күптәннән файдаланылмый. Тик шулай да, хуҗалыклар аларны исәптән төшерергә бик ашыкмыйлар. Икенчедән, эшче кулларга кытлык. Хуҗасыз, файдалы куәтен җилгә очырып тик торганнары да бар. Сер түгел, әзерлек сызыгына баскан бар техника да, төрле кимчелекләр булу сәбәпле, күзәтүне уза алмый.
- Аларга кырга юл ябыкмы?
- Әлеге техникалар гомумән юлга да, кырга да чыгарга тиеш түгелләр. Аларга юл бер- штрафстоянка. Мондый техника белән юлга чыгу-сират күперен кичү белән бер.
- Гадәттә кайсы таләпләр үтәлми? Бар хуҗалыклар өчен дә уртак кимчелекләр бармы?
- Механизаторларның авыл хуҗалыгы техникасына утыру хокукы биргән таныклыкларына карашны үзгәртәсе иде. Күпләр кырда йөрүне сәбәп итеп аны үзләре белән алмый, кирәкми имеш. Шулай ук, техниканы елга бер генә карап түгел, юлга чыккан саен тикшереп, кирәк икән төзекләндереп торсыннар иде. Тиешле дәрәҗәдә төзек булмаган трактор, машина белән юлга чыккан кеше иң әүвәл үзенең һәм башкаларның иминлеген куркыныч астына куя- шуны онытмасыннар иде.
- Быел, авыл хуҗалыгында район сәясәтенең төп юнәлеше эш кешесенә уңай шартлар тудыру. Әлеге нияттән механикалаштыру өлкәсендә үзгәрешләр булырмы?
- Әлеге бурыч, "Алга" ҖЧҖндә узган тәүге техник күзәтүдә дә ассызыкланды. Хезмәт куярга шарты булмаган эшчедән могҗизалар өмет итеп булмый. Шуңа да, һәрбер хуҗалыкта МТПларны тәртипкә китереп, кирәк икән үзгәртеп корып, гади генә булса да эш шартлары тудыру- яшәеш таләбе. Искелек белән дөньяны алга алып барып булмаганына дәлилләр эзләп торасы юк.
2003- 2012 еллар аралыгында ТР буенча авыл хуҗалыгы техникасы белән юл халәтенә очрап 265 кеше вафат булган. шуларның 5се Актаныш җирелегендә. Республика буенча бәхетсезлек очракларының иң күбе (31 процент)- техникаларның ярдан, юлдан әйләнеп төшүе. Тракторларны блокировкасыз кабызу (13 процент), шулай ук хәвеф-хәтәргә илткән сәбәпләрнең берсе.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: