Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланды

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе 11 март көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында "Ташкын" ҖЧҖнең...

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе 11 март көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында "Ташкын" ҖЧҖнең машина-трактор паркында узды.
Хуҗалыкта бөтен төр техникаларның төзекләндерү җылы иркен гаражларда башкарыла. Механизаторлар да кышын эш белән тәэмин ителә: комбайннарны, терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерә алар. Шуңадамы, хуҗалык техникасы бүген үк кыр эшләренә чыгарга әзер.
Техник күзәтү уздыру хуҗалыклар өчен мөһим чара. Хуҗалык техникасының төзеклегенә артык игътибар итмәү сәбәпле, төрле юл фаҗигаләре булып тора. Саксыз эш итү аркасында, еш кына механизаторлар үзләре дә корбанга әвереләләр. Аларның саллы өлеше кеше факторына бәйле: ярдан, юлдан төшү, тапталу, ягъни гади генә куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты-шушы фаҗигаларны булдырмау.
Гамәли сөйләшүдә, шулай ук, техник күзәтүләр, иминиятләштерү буенча кайбер үзгәрешләр хакында искәртелде, йөк машиналарына таләпләр аталды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев