Актаныш

Хуҗалыклардагы эре мал саны үсештә

Терлекчелек тармагының узган ай йомгакларына багышланган чираттагы сөйләшүдә дә: - Республикада мал санын арттырган районнар бармак белән генә санарлык, алар арасында бүген без II урында барабыз, - дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Билгеле ки, бу сөенечле күренеш. Тик терлекчелекнең эшчәнлегенә тирәнтен төшенгән саен, башкарылмаганнар...

Реклама

Терлекчелек тармагының узган ай йомгакларына багышланган чираттагы сөйләшүдә дә:
- Республикада мал санын арттырган районнар бармак белән генә санарлык, алар арасында бүген без II урында барабыз, - дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.
Билгеле ки, бу сөенечле күренеш. Тик терлекчелекнең эшчәнлегенә тирәнтен төшенгән саен, башкарылмаганнар күзне тишә. Хәер, саннарның камиллегенә дә ышаныч аз... Эшчәнлекне гел кире бәяләү итеп кабул итү кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, районның әлеге тармагында хәлләр чагыштырмача түзәрлек, бары тик яхшырак та булырга мөмкин дигән уй белән караганда тир түгәсе алда әле. Өстәвенә, язгы кыр эшләренә кереп барабыз. Бу инде, шулай ук, кызганыч, терлекчелекне онытып торырга бер сәбәп.
Үлем буенча рекорд
Саннарның һәрберсе артуда. Ни хикмәт, баш санын бераз арттырган идек - маллар кырыла башлады. Узган елның беренче 3 аенда 150 мал җан тәслим кылган булса, быел шул ук чор дәвамында 205 мал үлгән. Уртача авырлыклары, гадәттәгечә, 87 килограмм. Мисал өчен, саннарда күренгәнчә, "Таң" ҖЧҖндә генә 33, "Әнәк" агрофирмасында 23 үлем очрагы теркәлгән. Хәер, агрофирманың әлеге саннарын бүлекчәләренә таратып карасаң, әллә ни куркыныч та түгел сыман.
Ел башыннан хуҗалыкларда 4 меңгә якын үрчем алынган һәм шул ук вакытта 3469 мал расходка чыгарылган. Дөрес, бу әле түзәрлек, тик хуҗалыклар арасында, үрчем алуга карый, күпләп юк итү юлында баручылар да бар. Билгеле ки, бу бик акылга сыя торган күренеш түгел, шуңа да саннарда "ялгышлык" киткәндер дип юанасы гына кала.
5 тоннага какшады
Үле һәм тере мал саны белән беррәттән сөт җитештерү дә күпмедер үсештә. 2013 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 5 процентка арткан ул. Әлеге сан Нур Баян исемендәге,"Таң" хуҗалыкларында - 15, "Ташкын" ҖЧҖндә - 12, "Чишмә" ҖЧҖндә 11 процент. "Саф", "Янаул", "Алга" хуҗалыкларында сөт чишмәсе саегып бара. Алар һәм башка хуҗалыкларның кире саннары бәрабәренә районның сөт җитештерү буенча республика күләмендә тоткан урыны да какшады. Узган елга караганда 5 тоннага кимү белән барабыз. Дөрес, арада 14-32 тоннага киметүче Әлки, Яшел Үзән, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнары да бар, тик бу әле тынычланырга бер дә сәбәп түгел.
Хәер, ит җитештерү дә, районда проблемалы өлкәләрнең берсе булып кала. Әлеге сүзләрне үрчем алуга да тәгаенләп әйтергә була, чөнки, сер түгел көтү яңарту технологлары үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкармый. "Көтүгә үгез чыгарып, шуңа риза булып йөрү егетлек түгел", - дип ассызыклады Д.Харисов. Әлеге өлкәдә тиешенчә исәп-хисап алып барылмый, шуңамы яшәеш искелек белән дәвам итә. Тик анысы хакында алдарак...
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 12 апрель, 2013 28 (9774) санында
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: