Актаныш

Иң алдынгы савымчы билгеләнде

Шушы көннәрдә Яңа Әлем авылында терлекчелек тармагында хезмәт куйганнарның зур җыены узды. Уртага салып сөйләшәселәр шактый. Районның икътисадый үсешен дә алар билгели дип әйтсәм арттыру булмас. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләре белән әйткәндә, Рәсәй өчен нефть булса, безнең бар байлыгыбыз - сөт. Әлеге сөйләшү башка...

Шушы көннәрдә Яңа Әлем авылында терлекчелек тармагында хезмәт куйганнарның зур җыены узды. Уртага салып сөйләшәселәр шактый. Районның икътисадый үсешен дә алар билгели дип әйтсәм арттыру булмас. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләре белән әйткәндә, Рәсәй өчен нефть булса, безнең бар байлыгыбыз - сөт.
Әлеге сөйләшү башка елларда аерым бер хуҗалыкта яңа технология һәм эш алымнары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу нигезендә уза иде ул. Быел үзгә буларак, терлекчеләр авыл мәдәният йортына җыйналып, сөйләшү узган яртыеллыкка нәтиҗә ясау формасын алды.
Терлек санын арттырып, продукция җитештерүне югары баскычка кую максаты киңәшмәдә көнүзәк мәсъәләләрнең берсе иде. Ни дисәң дә, әлеге өлкәдәге бар уңышларны да нәкъ менә савымчы-терлекчеләребезнең хезмәте билгели. Дөрес, баш санын арттыруга килгәндә, республика буенча Актаныш районы Әлки, Балтач, Арчадан бераз калышып беренче бишлектә бара. Тик бу әле соңгы чик түгел. Район буенча 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 25 терлек туры килә. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта ул 54, "Наратлы", "Таң" хуҗалыкларында 33 баш. Алмаксат - районың әлеге уртача күрсәткечен 35-40 терлеккә җиткерү.
- Без бу санга ирешә алабыз. Тик моның өчен үрчем алуны көйләү зарур, - дип искәртте Дәниф Харисов, бүгенгә иң аксаган өлкәгә ишарә ясап. Таналар кеременә карый сыерларны бракка чыгару да зур: ел башыннан савым сыерлары көтүенә 1460 тана керсә 1600дән артык сыер бракка чыгарылган. Билгеле, дөньялар шулай дәвам иткәндә киләчәктә сөт җитештерүне арттырырбыз дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый.
Хуҗалыкларда бүгенге көндә 300гә якын савымчы хезмәт куя. Таң атканчы җиң сызганып, тәүге кояш нурлары яңа көн туганын хәбәр иткәндә алар инде ярты эшләрен читкә куеп өйләренә ашыга. Савымчы һөнәре авыр да, мактаулы да. Монда теләк кенә аз, үз эшеңне ярату һәм зур ихтыяр көче кирәк. Сөйләшү барышында терлекчелектәге башка көнүзәк мәсъәләләр дә искәртелеп һәрбер савымчының эшчәнлеге дә яктыртылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән саннарда күренгәнчә "иң-иң"нәр "Әнәк" агрофирмасында хезмәт куя икән. Дилә Шәвәлиева, Гөлфинә Хаҗиева, Резидә Нәбиевалар соңгы яртыеллыкта иң югары тулаем савым алуга ирешкән савымчыларның берсе. Нурбаянлылар да алардан калышмый: Рәмилә Харисова, Рәйлә Назыйпова, Лилия Янаевалар шулай ук 1400 ценнердан артык сөт савып югары урыннарны билиләр.
Савымчыларны хөрмәтләү йөзеннән алдынгы савымчы күчмә кубогы да булдырылган. Быел аңа "Әнәк" агрофирмасыннан Дилә Шәвәлиева лаек дип табылды. Аның хезмәттәше Рәкия Закирова, "Актаныш" агрофирмасыннан Мөнирә Фәттахова, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Мәрзия Нуртдинова район башлыгының, "Чишмә" хуҗалыгыннан Гөлнур Газдалиева, "Башак" хуҗалыгыннан Илгизә Габдрахманова, "Янаул" хуҗалыгыннан Зелина Йосыпова район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: