Актаныш

Иң чиста сыерлар – Кыркаентүбәдә

Узган атнада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә терлекчелек тармагына багышланган семинар үтте. Хуҗалык җитәкчеләре "Әнәк" агрофирмасының Яңа Кормаш һәм Иске Кормаш бүлекчәләрендәге эшчәнлек белән танышып, үзләренә шактый файдалы мәгълүмат алдылар. "Әнәк" агрофирмасы районда алдынгы технологияләр кертүе, югары продукция җитештерүе белән күпләргә үрнәк булып тора. Биредә яңа алымнар куллануга чыгымнарны...

Узган атнада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә терлекчелек тармагына багышланган семинар үтте. Хуҗалык җитәкчеләре "Әнәк" агрофирмасының Яңа Кормаш һәм Иске Кормаш бүлекчәләрендәге эшчәнлек белән танышып, үзләренә шактый файдалы мәгълүмат алдылар.
"Әнәк" агрофирмасы районда алдынгы технологияләр кертүе, югары продукция җитештерүе белән күпләргә үрнәк булып тора. Биредә яңа алымнар куллануга чыгымнарны кызганмыйлар. Биш тиен чыгармыйча, ун тиен кертеп булмаганны яхшы аңлыйлар.
Семинарда катнашучылар иң элек Әбелкаис Галимов җитәкләгән Яңа Кормаш фермасындагы торакларда булып, биредә тәрбияләнүче терлекләрне карадылар. Соңгы елларда малларны цех ысулы белән карау турында сүз алып барыла. Торак эчендәге маллар иркендә йөри. Яңа Кормаш фермасында да әлеге ысулны кулланырга булганнар. Малларның аслары чиста, печәннәре - алларында.
- Рационнарында 25 килограмм сенаж, 2 килограмм катнаш азык каралган, - ди агрофирманың баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров.
- Буаз сыерларны аеру, аларны тәрбияләү технологиясен әле барлык хуҗалыкларда да кертеп бетерә алмыйбыз. Үзегез күреп торасыз, биредә анысы да эшләнгән. Утардагы сыерлар көр һәм чиста.
Бозаулыйсы сыерлар аерылган, - дип фикерләрен җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов.
"Бер сыерга бер бозау" күрсәткече буенча яхшы эшлиләр биредә. Яшь терлекләрнең үлеменә юл куймау максатыннан аларда бозау ана карынында чагында ук тәрбия ала башлый. Бүлекчәләрдә буаз сыерлар аерым тәрбияләнә. Тууларының беренче сәгатьләреннән үк бозауларны махсус әзерләнгән программа нигезендә карыйлар. Аслары да, сулаган һавасы да көн саен күзәтүдә, махсус рацион нигезендә ашатылалар.
Яңа Кормаш бүлекчәсендә 345 савым сыеры булып, аларны 9 савымчы сава. Әлеге фермада көнгә 5750 килограмм сөт савалар. Бер сыерга 17.4 килограмм туры килә. Мондый югарылыкта продукция җитештерүнең әллә ни сере юк. Бары тик яхшы, сыйфатлы азык бирүдә генә. Анысына исә агрофирмада бик җитди карыйлар. Запас белән әзерләнгән салам, сенаж, силостан тыш, аксымга бай, сыттырылган кукуруз бөртекләре бар. Әлеге азыкны алар берничә ел файдаланалар инде.
- Сыерларга 1 килограмм соя, 4 килограмм катнаш азык, 3 килограмм кукуруз бирәбез, - ди белгечләре. Шушындый протеинга бай азыклар кулланганга җитештергән продукцияләре дә йөзләрен кызартырлык түгел.
Район җитәкчеләре киләсе елга кукурузны бөртеккә игүгә җитди карарга кирәклегенә дә басым ясадылар.
"Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев тә продукция җитештерүдә терлек азыгының беренче урында торуын ассызыклап үтте. Үзләрендә җитештерелгән соя, кукуруз орлыкларын, рапс, икмәкне бергә кушып, терлекләргә азык әзерләргә җыенуларын бәян итте.
- Кыйммәтле ризыклардан китеп, азыкның үзкыйммәтен киметүне дә бурыч итеп куябыз, - ди агрофирма җитәкчесе. - Орлык өчен кукурузны 500 гектарга арттырырга, шикәр чөгендерен 1400 гектарга җиткерергә дигән максат куябыз.
Чыннан да, агрофирмада терлекләргә ашатыла торган ризык күпләр кызыгырлык. Сенаж, силос массасына туракланган үләннәрнең озынлыгы нормаларга туры килә. Ә инде миксер белән дә ваклагач, маллар аларны аеруча яратып ашый. Миксерларның пычакларын тиешле вакыты җиткәч алыштырып торалар, шуңа да азык әрәм-шәрәм булмый. Онны исә азыкның өстенә генә сибәбез, диделәр. Әлбәттә, терлек асрауда һәркемнең үзенең генә белгән алымнары бар. Ләкин аларның нәтиҗәсе яхшы булуы шарт.
Раян Әминов җитәкләгән Иске Кормаш бүлекчәсе фермасында да терлекләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Биредә яшь бозаулар 100әр башка исәпләнгән ике торакта асрала. Аларны корма-мама ысулы белән тәрбиялиләр.
- Яңалык түгел, дияр кайберләрегез. Ләкин бозауларның торышы буенча "Әнәк" агрофирмасы бозаулары күп хуҗалыкларныкыннан шактыйга яхшырак бит, килешәсездер, - ди Дәниф Харисов.
Әлбәттә, малга мөнәсәбәт нинди, аларның җавабы да шундый. Биредә өч айлык бозаулар тәүлегенә 800 грамм үсеш бирә. Ә эшләгән урыныңда хезмәтеңне күрәләр, дөрес итеп бәялиләр икән, үзеннән-үзе эшлисе килә инде ул. Әнә бит, бозау караучы Рөстәм Солтанов тормыш иптәше белән икесенә айга 70 мең сум хезмәт хакы алуларын горурланып хәбәр итте. "Көндез өйгә кайтып тормыйм, шушында гына ашыйм", - ди. Бозаулары да күз явын алырлык.
Кыркаентүбә фермасындагы сыерларны райондагы иң чиста сыерлар буларак күрсәттеләр. Күрсәткечләре дә начар түгел. Коллектив дус һәм тату. Биредә көненә 4 тонна сөт савыла. Арада 35-40ар килограмм сөт биргән сыерлары да бар. Аларын төсле әләмчекләр белән тамгалап куйганнар. Бу ризык салганда азык микъдарында төгәллекне саклау өчен эшләнгән. 10 көн саен контроль саву үткәреп, нәтиҗәсен махсус таблицада чагылдырып баралар.
Әйе, сыерларның кадере бар биредә. Сөт бәясенең елдан-ел артуын исәпкә алганда, бу аңлашыла да. Баш саннарын арттыруга да игътибарны киметмиләр. Эш урынында уңай шартлар тудыру максатыннан ферма юллары плитә белән түшәлгән. Азык өләшү, торакларны тирестән арындыру техникасы юнәтелгән.
Эшләгәннәр агрофирма өчен чик түгел. Җитәкчеләренең дә, белгечләренең дә алга карап эш итүен искә алсак, киләчәктә яңалыклары, матур күрсәткечләре тагын да күбрәк булырына шик юк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: