Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яңа уңышны кайгыртып: «Йолдыз» егылган, ә «Экстра»ның гектар куәте 40 центнердан артып киткән

Районыбыз кырларында игелгән бөртеклеләрне язын яңа уңыш- симәнәгә әзерләү дәвам итә.

                 "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров әйтүенә караганда, барлык орлыкның 93 процентына анализ ясалган. Чисталыгы, сыйфаты, тишелеше белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән. Әмма булган белән генә канәгать итә торган заманнар артта калды.

                 Югары уңыш нигезе- яңа, сортлы орлыклар.  Нур Баян исемендәге хуҗалык һәм  "Әнәк" агрофирмасы хәзердән үк киләсе ел уңышын кайгырта. Орлыкчылык институтлары белән яңа симәнә кайтарту буенча килешүләр төзелгән. “Әнәк” агрофирмасының яңа сортлы “Экстра” бодае уңышы күз алдында- әлеге культура быел гектарыннан 40 центнер уңыш биргән. Ә менә “Йолдыз” сорты безнең табигать шартларына түзә алмаган, басуы белән егылган. Менә шундый тәҗрибәләрдән хәбәрдар булу меңнәрчә сумманы җилгә очырмаска ярдәм итә. Өстәвенә хуҗалык уңганнарының маңгай тире тамган тырыш хезмәт тә юкка чыкмый.  Әфка Сәрвәров, бодай, арпа кебек бөртеклеләр белән бергә кукуруза, көнбагыш һәм башка техник культураларның симәнәләрен бары ышанычлы компанияләрдән, абруйлы фәнни-тикшеренү институтларыннан, райондагы белгечләр белән элемтәдәге чыганаклардан сатып алу кирәклеген кат-кат искәртте. 

              "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов "Балкыш" сортына зур бәя бирде, бүген хуҗалык бу симәнәне сата башларга җыена.


                Яңа уңыш җыелганга озак вакыт үтмәсә дә, алдагы язгы чәчүгә әзерлекне бүгеннән үк башлау хәерле. Бу фикерне җитәкчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев та җиткерде. Югары уңыш алыйм дисәң, бүген җир сыеннан башка  булмый. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да моны төп таләп итеп куя. 1 гектар җиргә 82 килограмм ашлама кертү бурыч булып тора. Әле безнең районда бары “Әнәк” агрофирмасы гына ашлама туплауга ныклап тотынган.

Реклама

            Башка хуҗалык җитәкчеләре финанс мөмкинлегенең чикле булуы ашлама сатып алуга киртә, диләр.

Район башлыгы Ленар Зарипов, “Нигез” хуҗалыгында узган авыл хуҗалыгы семинарында узган елгыдан ким булмаган күләмдә ашлама әзерләргә кирәклеген ассызыклады. Республиканың кайбер районнары җир сыен туплауга инде ныклап тотынган.

             Нәфис Әзһәм улы, хуҗалык җитәкчеләренә тагын шуны хәбәр итте, авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ашлама белән эшләүче хезмәтчәннәргә  хезмәт хакына өстәп, премияләр түләнергә тиешлеге турында махсус карар кабул ителгән. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев