Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җиңүче комбайнчыларыбыз

Актаныш районының 13 комбайнчысы җиңүчеләр сафына эләкте. Район башлыгы Энгель Фәттахов алар белән очрашып, дипломнар тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан дүртенче ел инде “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе игълан ителеп,  иң күп суктырылган ашлык  һәм иң күп чабылган мәйданнар буенча 200 җиңүче билгеләнеп,  аларга 100әр  мең сум күләмендәге премия тапшырыла. Быелгы ярышта безнең районның 13 комбайнчысы җиңүчеләр сафына эләкте. 12 ноябрь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов алар белән очрашып, дипломнар тапшырды.

– Быелгы ел безнең өчен бик әйбәт килде. Ходай Тәгалә игеннәрне үстерергә дә, җыйнап алырга да көнен бирде. Җыйнап алган икмәкләргә бәяләрнең яхшы булуы да сөендерә. Бөртеккә алган кукурузны да кертеп, быел 200 мең тонна икмәк җыйнап алдык. Әле соңгы елларда мондый күрсәткечкә ирешә алган юк иде.

Без авыл хуҗалыгында игенчелеккә карап торабыз. Гәрчә терлекчелек тармагы ел әйләнәсе акча кертүче дисәк тә. Игеннәрдән мул уңыш җыйнап алмасак, терлекчелектән дә тиешле продукция алып булмый.
Пайчылар да, авыл кешесе дә, эшмәкәрләр дә юкка гына игеннәр булырмы, дип көтеп тормый.

Сезгә куйган тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Кайберләрегезнең җитештерүчәнлеге 53 мең центнерга җитте. Бу бит кечкенәрәк хуҗалыкларның барлык җыйнап алган икмәге дигән сүз. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Алган премияләрегезнең файдасын күрергә язсын, – диде ул.

– Әлеге бәйге үткәрелә башлаганнан бирле, җиңүчеләр арасына безнең районнан комбайнчыларның керми калганы юк. Башка елларны егермешәр комбайнчы эләгә иде. Быел аларның саны 13не тәшкил итте. Аларның тугызы –бөртекле ашлык сугучы комбайнчы, дүртесе бөртекле культураларны егучылар. Нәтиҗәләр 25 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча чыгарылды. Саннар өч көн саен Казанга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәреп барылды. Саннарның дөрес итеп алып барылуы хисапчылардан тора. Шуның өчен алдагы елларда моңа хисапчылар игътибарны арттырсыннар иде. 

Быелгы урып-җыюда 93 комбайн басу-кырларда эшләде. Республикада комбайннарны егәрлекләре буенча дүрт категориягә бүлделәр. Енисей, Нива, Вектор тибындагы комбайннар – 1 төркем, Акрос-530 Дон-1500 комбайннары – 2 төркем, Акрос-585, Акрос-595 комбайннары – 3 төркем, Торум-750 һәм башка зур егәрлекле комбайннар 4 төркемгә керде. Безнең бүләкләнүче комбайнчылар икенче төркемгә кергән комбайннарны иярләүчеләр. Өченче төркемгә кергән комбайннарны иярләүчеләр югары күрсәткеч бирсәләр дә, алар бүләкләнүчеләр исемлегенә керә алмадылар. Аларга 40 мең центнердан артык икмәк суктыру шарт итеп куелган иде, безнекеләр 37, 38 мең  центнер икмәк суктырып калдылар. Андыйлар да егермеләпкә җыела. Без аларны да алдынгылар слетында бүләкләп китәчәкбез. Барлык комбайнчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек телим, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев.

 

 

undefined

“Әнәк” агрофирмасыннан Илмар Хәмзин Акрос-530 комбайны белән 618 гектар мәйданнан 32521 центнер бөртек суктырган. 

 

 

 

 

undefined

“Актаныш” агрофирмасыннан Равил Мирзаханов Мега-360 комбайны белән 667 гектардан 25770 центнер бөртек суктырган. 

 

 

 

 

undefined

“Саф” хуҗалыгыннан Ленар Батыров Дон-1500 комбайны белән 672 гектардан 22986 центнер икмәк суктырган.

 

 

 

 

 

undefined

“Әнәк” агрофирмасыннан Илнар Хафизов Акрос-530 комбайны белән 453 гектардан 23835 центнер икмәк
суктырган.

 

 

 

 

undefined

“Актаныш” агрофирмасыннан Фоат Дәүләтов Дон-1500 комбайны белән 651 гектардан 25000 центнер икмәк суктырган.

 

 

 

 

undefined

“Актаныш” агрофирмасыннан Ирек Сәлахов Мега-360 комбайны белән 649 гектардан 24930 центнер бөртек суктырган.

 

 

 

 

undefined

“Әнәк” агрофирмасыннан Марсель Мисбахов Акрос-530 комбайны белән 472 гектардан 24818 центнер икмәк суктырган.

 

 

 

 

 

undefined

“Әнәк” агрофирмасыннан Фәнис Сәлахов Акрос-530 комбайны белән 446 гектардан 23458 центнер икмәк суктырган.

 

 

 

 

undefined

“Актаныш” агрофирмасыннан Айдар Нуртдинов МакДон чапкычы белән 2508 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салган.

 

 

 

 

 

undefined

“Актаныш” агрофирмасыннан Илшат Гыйзетдинов МакДон чапкычы белән 2295 гектарда бөртекле культураларны еккан. 

 

 

 

 

 

undefined

“Әнәк” агрофирмасыннан Дамир Гыйздәтуллин Джон Дир чапкычы белән 2166 гектарда бөртеклеләрне теземнәргә салган. 

 

 

 

 

 

undefined

“Башак”  хуҗалыгыннан Фәнил Хәйдәров Челленджер чапкычы белән 2166 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев