Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иген басуын диңгез ярына алыштырмый яшь парлар

Туйлар узгач, гадәттә, яшьләр туй сәяхәтенә кая да булса ял итәргә юл ала. Ә менә "Чишмә" хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторы Илнур Хөснимәрдәнов исә сызылып аткан таң матурлыгын көн дә үзенең "корыч аты" - "Челленджер"ына утырып күзәтә. Шәфәкъ кызыллыгын да шунда каршылый. Чишмә авылы кызы Земфираны килен итеп төшереп, 28 июль...

Туйлар узгач, гадәттә, яшьләр туй сәяхәтенә кая да булса ял итәргә юл ала. Ә менә "Чишмә" хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторы Илнур Хөснимәрдәнов исә сызылып аткан таң матурлыгын көн дә үзенең "корыч аты" - "Челленджер"ына утырып күзәтә. Шәфәкъ кызыллыгын да шунда каршылый. Чишмә авылы кызы Земфираны килен итеп төшереп, 28 июль көнне - урып-җыюга төшәр аллап гөрләтеп туй иткән яшьләр дә бик рәхәтләнеп баллы айларын үткәрергә диңгез буена китә алыр иде, әлбәттә. Әмма урак җиткәндә генә ни йөрәгең белән чыгып китмәк кирәк?!
Кылны кырыкка ярырдай иң киеренке, кызу эш вакытында тыныч күңел белән ничек ял итеп ятмак кирәк?! Шуларны уйлагандыр хезмәт сөяр егет... Шуңа да бүген Земфирасы амбар алдында хезмәт куя, үзе исә чәчүдә - орлыкларны җир куенына сала, киләсе ел уңышы хәстәрен күрә.
Бер басуда арыш чәчүне төгәлләп, икенчесенә күчкән көннәре. Аңарчы Илнур җир эшкәртүдә булган, базда сенаж таптатуда эшләгән. Узган ел язгы чәчүдә яшьләр арасында районда II урынга лаек булган егетнең быел да бирешергә исәбе юк. Гаиләле булгач, бигрәк тә, икеләтә җаваплылык тоеп, тырышыбрак эшли. Хуҗалык ярдәме белән Ахун авылыннан йорт алганнар - хезмәт белән күңелле мәшәкатьләр шулай бергә үрелеп бара.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев