Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Районыбыз хуҗалыкларында арыш урагы тәмамланды

Бүген, 22 август көненә районыбызның кыр батырлары урып-җыю мәйданнарының 66 процентында эш башкарып, 117638 центнер икмәкне амбарларга озатты.

                 Арыш культурасы барлык хуҗалыкларда да җыеп алынды. Тагын игенчеләребезгә 215 гектардан көзге бодай, 130 гектар мәйданнан борчак, 1003 гектардан арпа суктырып аласы бар. 

                     Аерым хуҗалыкларга килгәндә, “Актаныш” агрофирмасында бөртекле культуралар урагының тәмамлануын хәбәр иткән идек. Тиздән Нур Баян исемендәге, “Наратлы”, “Таң” хуҗалыклары да бөртеклеләр урагына нокта куячак, әлеге хуҗалыкларда бу төр урып-җыюның 90 проценттан да артыграк өлешендә тәмамланды. 
                  Район буенча уртача уңыш гектарыннан 39 центнер тәшкил итә. “Нигез” һәм “Нур” хуҗалыгында 55, “Актаныш” агрофирмасында 50, “Ташкын”да 44, “Чәчер”дә 45, “Наратлы”да 43, “Чишмә” хуҗалыгында, “Чишмә” һәм “Әнәк” агрофирмасында 41 центнер. 

                Алдагы көннәрдә төп хезмәт көчен язгы бодай көтә. Һава торышы нәкъ менә кырларда эш алга барсын өчен аяз тора  диярсең. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре кояәлы көннәрдән файдаланып калсын иде. Районда язгы бодайның 4971 гектары гына җыеп алынган, әле быелгы язда чәчелгән 12818 гектар мәйдандагы икмәкне түкми-чәчми амбарларга озатырга кирәк.

             Урып-җыю белән беррәттән туфрак эшкәртү эше дә башланып китте. Бүгенгә җир әзерләү 9344 гектар мәйданда  башкарылды. Бу эшкәртелергә тиешле мәйданның 17 проценты дигән сүз. 4363 гектар мәйдан тирәнәйтеп, 4981 га мәйдан өстән сөрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” "Актаныш-информ" ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022