Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: “Актаныш” агрофирмасы урып-җыю эшләренең экваторын узды

Урып-җыю чорының иң кызган, иң мәшәкатьле, бер үк вакытта иң күңелле чагы.

                Кыр корабларын иярләүче уңган механизаторлар көннәрнең аяз торуыннан файдаланып тагы да тырышыбрак эшли. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуны тәэмин итә. Алдынгылар рейтингын “Актаныш” агрофирмасы җитәкли. Биредә уракның экваторын уздылар, агрофирма басуларының 56 процент мәйдан җирләреннән җыелган бөртеклеләр инде амбарларга урнаштырылды.
                “Чишмә” һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда да комбайнчылар өлгерлек күрсәтә: биредә барлык иген үстерелгән кырларның 42 процентында урып-җыйнау эшләре башкарылган. 
               Бүгенгә районыбыз кырларында уртача уңыш 38 центнерны тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 10 августка иң югары гектар куаәте “Нур” хуҗалыгында- хуҗалыктагы бер гектар басудан игенчеләр 52 центнер бөртеклеләр җыеп алган. 
              “Наратлы” хуҗалыгында бу күрсәткеч 46, “Алга”да 45, “Актаныш” агрофирмасында 44, “Нигез”дә 43, “Чишмә”дә һәм “Чәчер” хуҗалыкларында 40 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекләрне иртә яздан яхшылап тәрбияләгән, барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәп  төптән һәм яфрактан тукландыруны оештырган хуҗалыкларның уңыш күрсәткечләрендә ачык чагыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022 “Актаныш” агрофирмасы Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Нәфис Сәлимгәрәев Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Нәфис Сәлимгәрәев