Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Актаныш игенчеләре 8 август көненә 336597 центнер икмәк җыеп алды

Районыбыз кырларында бүген урып-җыюның иң кызган мәле. Иртә белән кояш нурлары чык тамчыларын кипшертүгә механизаторларыбыз мул икмәк диңгезенә юл ала. Кыр батырлары көнне-төнгә ялгап, берсеннән-берсе куәтле, заманча комбайннарында тулы башаклардан бөртекләр җыеп алуга керешә.

                 Игенчеләр урып-җыю эшләренең 19 процентын җиңеп барлыгы 9042 гектар мәйданда эш башкарды. Аеруча "Актаныш" агрофирмасы (48 процент), "Чишмә" хуҗалыгы (33 процент), Нур Баян исемендәге хуҗалыкта һәм "Чишмә" агрофирмасында (28 процент) уракны тиз тоталар.

                Иң югары уңыш, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "Нур" хуҗалыгында- биредә бер гектар иген мәйданыннан 49 центнер бөртеклеләр җыеп алуга ирештеләр. Гектар куәте зур хуҗалыклар- "Алга"- 46 центнер, "Наратлы" - 43 центнер, "Ташкын" һәм "Актаныш" агрофирмасында-  42 центнер. Район буенча уртача күрсәткеч- 37 центнер. Узган елгы корылыктан соң бу күркәм күрсәткечләр районыбыз игенчеләренең йөрәгенә дәва, 2021 елда уртача уңыш нибары 17 центнерны тәшкил иткән.

                    Урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда көзге чәчүгә җир әзерләү дә уңышлы оештырыла. Планда билгеләнгән 15449 гектар мәйдан җирнең 8396 гектары инде көзге чәчүгә әзер.

              530 гектар мәйданда төп җир эшкәртү башкарылган. Әле бу мөһим чарага "Чишмә", "Таң", "Эконом" хуҗалыклары һәм "Актаныш" агрофирмасы гына кушылган. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев