Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Иң югары көзге бодай уңышы-"Нур" хуҗалыгында

           Районыбызның "Нур", ""Чишмә", "Тамыр", "Таң", "Наратлы", Нур Баян исемендәге, "Ташкын", "Саф" хуҗалыклары көзге бодай урагын тәмамлады.

                 Район буенча 5249 гектар мәйданда көзге бодай культурасы игелә, шуның 3672 гектарыннан уңыш җыеп алынды инде.

            Көзге бодай, гадәттәгечә, игенчеләрнең өметен аклый, гектар куәте район буенча уртача 39 центнерны тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч- "Нур" хуҗалыгында, 61 центнер. Аннан кала  "Ташкын" хуҗалыгында- 53 центнер, "Наратлыда-49, "Чәчер"дә- 46 центнер.

 

                     Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев киләсе елга көзге бодай игеләсе мәйданнарны арттыру кирәклегенә басым ясады. Беренчедән, көзге культураларның тизрәк өлгерүе, икенчедән, көзге бөртекле культураларның югары уңыш бирүе күптән исбатланды.

              Көзге бодайның тагын бер өстенлеге-  сабан бодаена караганда ул икмәк пешерү өчен кирәкле булган югарырак сыйфатларга ия.

           

               Республикада да сортлы көзге бөртеклеләр җыелмасына ихтыяҗ елдан-ел арта. Сортларга төп таләпләр: кышка чыдамлык, яфрак авыруларына чыдамлык, ашлыкның сыйфаты һәм югары уңдырышлылык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев