Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Көзге бодай буенча иң югары күрсәткеч «Нур» хуҗалыгында- 61 центнер

Бүген, 16 август көненә районыбыз аграрийлары уракның 45 процентын тәмамлаганы турында мәгълүмат җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

             Хуҗалыклар һәм КФХлар тарафыннан 852966 центнер бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынды. Уртача уңыш- 39 центнерны тәшкил итә.

              Иң зур уңышны Актаныш районында арпа культурасыннан җыела- уртача 43 центнер. Аннан кала көзге бодай – 39 центнер, язгы бодайның гектар куәте 35, арышныкы 33, борчакныкы 28 центнер. 
 

              «Нур» хуҗалыгында барлык культураларның уртача чыгышы 53 центнер. Бүгенгә бу районда иң югары күрсәткеч. Көзге бодай да әлеге хуҗалыкта 61 центнер уңыш биргән. Аннан кала мул иген “Ташкын” хуҗалыгында, уртача күрсәткеч 53 центнер, “Наратлы”да 49 центнер.


                       “Актаныш” агрофирмасы уңганнары  урып-җыю эшендә җитезлек күрсәтә. Бүгенге мәгълүматлардан күренгәнчә, агрофирмада урып-җыю эше 76 процентка төгәлләнгән. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта да эшләр гөрләп бара- биредә быелгы уракның 72 процентын җиңүгә ирешкәннәр. 


                      Игенчеләребезнең бәхетенә көннәр дә кояшлы һәм матур тора. Зур тырышлык, ныклы хезмәт куеп үстерелгән икмәкләрне түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алырга язсын, хөрмәтле кыр батырлары!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев