Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ: Районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов кыр батырлары эшчәнлеге белән танышты

Бүген, 5 августка районыбыз игенчеләре барлык урып-җыеласы мәйданның 8 процентында эш башкарды.

                   "Актаныш" агрофирмасы комбайнчылары аеруча өлгерлек күрсәтә. Бу авыл хуҗалыгы берләшмәсендә барлык мәйданның 30 процентыннан бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алынды. Тулай җыем 33023 центнер. Гектар куәте 39 центнерны тәшкил итә.

                  "Чишмә"дә 18, "Таң"да 15, "Тамыр" хуҗалыгында һәм "Чишмә" агрофирмасында 13 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган. Бер гектарга туры килгән уңыш күләме буенча "Ташкын" хуҗалыгы лидер- бер гектарга 44 центнер икмәк туры килә. "Алга" хуҗалыгында 43, "Нур"да 40, ә "Чиялек" тә 12 центнер гына чыга. Район буенча 5 август көненә уртача күрсәткеч 35 центнер. Әлеге мәгълүматлар Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

                      Район җитәкчесе Ленар Зарипов кырларыбызда хезмәт куючы механизаторларның һәрберсе белән аралашып, күрешеп чыкты. Аларга авыр, мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. 

Фотолар комбайннар парады чарасыннан һәм Актаныш районы мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” "Актаныш-информ" ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022 Районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов      "Актаныш" агрофирмасы