Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыюда катнашкан комбайннарның янгыннан саклану буенча җиһазланышы тикшерелде

Актаныш районында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль.

103 янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов белән Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Марат Арсланов бүген хуҗалыкларда булып механизаторлар белән аралаштылар, комбайннарның янгыннан саклану чаралары белән җиһазланышын тикшерделәр.
Бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема  санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр чүмәләсе— җиңел кабынып китә торган масса. 
 Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә файдаланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлана (комбайннар һәм тракторларда — ике янгынсүндергеч, ике штык көрәге, ике себерке; автомобильләрдә — янгынсүндергеч һәм штык көрәге). Комбайннар токны җиргә җибәрү җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев