Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Игеннәр шавына комбайннар тавышы кушыла

“Әнәк” агрофирмасы комбайннарының күплеге белән башка хуҗалыклардан аерылып тора. Быелгы урып-җыюда аларның 22 кыр корабы катнаша. Сап-сары булып өлгергән иген басуыннан тезелеп килүче комбайннарга карагач, күңелгә, менә кайда ул байлык дигән уй йөгерә.

 

Агрофирманың барысы 15 мең гектардан артыграк җирдә урып-җыю эшләре алып барасылары була. Бу хакта агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин эш барышы белән таныштырган вакытта бәян итте. 

Әнәклеләр урып-җыю эшләренә тулы куәтенә керешкәннәр. Хәзерге вакытта аларның бер өлеше  Качкын авылыннан ерак булмаган 136 гектарлы көзге бодай басуында хәрәкәтләнә. 

–Уңыш гектарыннан 52 центнер чыгып бара. Дымлылыгы 17 процент. Суктырган икмәкләрне Аймандагы элеваторга һәм Түке ындыр табагына ташыйбыз, – ди баш агроном. –Быел шактый игеннәр егылды. Шулай булса да, комбайнчылар яхшы гына эшләп баралар. 

Бер-берсе белән ярышып эшләүче комбайнчылар озаклап туктап тору яклы түгел. Без алар белән тиз генә әңгәмә корып, үзләрен истәлеккә фотога төшереп алдык. 

Тулырак “Актаныш таңнары” газетасыннан укый аласыз.

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев