Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Игеннәр – яңгыр, җитәкчеләр – яңалык, фермерлар ярдәм көтә

- Актаныш ул икмәк иле, шөкер, һәр елдагыча, сынатмыйсыз. Кызганыч, явым-төшем булмавы гына бераз борчуга сала. Ә инде кулай һава шартлары булганда быел да мул икмәккә өметегез зур,-дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район кырларын кошлар биклегеннән күзаллагач. Кичә, ягъни 18 июнь көнне иген-кырлардагы эшчәнлек белән...

- Актаныш ул икмәк иле, шөкер, һәр елдагыча, сынатмыйсыз. Кызганыч, явым-төшем булмавы гына бераз борчуга сала. Ә инде кулай һава шартлары булганда быел да мул икмәккә өметегез зур,-дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район кырларын кошлар биклегеннән күзаллагач.
Кичә, ягъни 18 июнь көнне иген-кырлардагы эшчәнлек белән танышу максатыннан район җирлегендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек баш-лыклары белән очрашты ул һәм республика хакимияте-нең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге сәясәтенең якын килә-чәктәге үзгәрешләре белән таныштырды. Хәер, аларны яңарыш дип әйтү урынлыдыр һәм алар барысы да иң беренче чиратта техник яңарышка бәйле. Министр сүзләренә караганда, алдагы елдан башлап республика бюджетыннан әлеге мәсь-әләне хәл итәр өчен 5 млрд сум бүленеп биреләчәк. Шунысы да мөһим: әлеге программа трактор-комбайн һәм кырда хезмәт куючы башка техникага гына түгел, ә гомумән хуҗалык ихтыяҗыннан чыгып алын-ган һәр төр техникага кагыла, ягъни шул исәптән терлекчелектәге җиһазларга да кагыла. Шулай ук сөрем җирен исәпкә алып, игенчелеккә, сөтчелек тармагына юнәлдерелгән субсидияләр күләменең артуын да искәртте ул.
- Бүгенге көндә сөтнең бәясен начар дип әйтеп булмый, әмма көзгә таба тапшырылган 1 литр сөтнең бәясе 20 сумга җитәр дигән өмет бар, чөнки Россиянең төп сөт продукциясе чыга-нагы-Белоруссия Кытай белән килешү төзеде. Россиянең ихтыяҗы үзе җитештергәнгә карый күпкә зур, шул сәбәпле бәяләрнең бераз артуы күзәтелергә мөмкин, - дип тә фаразлады министр.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 19 июнь, 2013 46 (9792) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев