Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Икемеңенчеләр чиген үттеләр

"Башак" хуҗалыгы өчен быелгы ел шактый уңышлы булды. Алар барлык тармаклар буенча да узган елгы күрсәткечләрне узып киттеләр. Хуҗалыкның "Кызыл көч" исеме белән йөргән вакыттагы традицияләрен кире кайтару буенча ныклы адымнар белән алга атлыйлар. Шуның өчен дә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен шат күңел белән каршы алдылар. Әлеге...

"Башак" хуҗалыгы өчен быелгы ел шактый уңышлы булды. Алар барлык тармаклар буенча да узган елгы күрсәткечләрне узып киттеләр. Хуҗалыкның "Кызыл көч" исеме белән йөргән вакыттагы традицияләрен кире кайтару буенча ныклы адымнар белән алга атлыйлар. Шуның өчен дә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен шат күңел белән каршы алдылар.
Әлеге хуҗалык районда үзенең тоткан урыны, икътисади яктан тотрыклы булуы белән дә күпләргә үрнәк. Биредә күп еллар хуҗалык рәисе булып эшләүче Хәлил Хуҗинның эшне дөрес оештыра белүе, хезмәткәрләре белән уртак тел табуы, алдан уйлап эш итүе нәтиҗәседер дә ул. Быелның 9 аенда 93 миллион 216 мең сум күләмендә акча кереме алганнар. Узган елның 9 аенда ул 63 миллион 249 мең сум булган. Шушы саннар буенча да, башаклыларның никадәр үсеш кичергәннәрен чамаларга мөмкин.
Хуҗалыкның 5773 гектар мәйданда сөрем җирләре булып, шуның 2900 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән булган. Шулардан барысы 102 мең центнердан артык тулай җыем алганнар. Уңыш гектарына 35 центнердан артык тәшкил иткән. Җыйнап алган икмәктән киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык салганнар, халыкка биргәннәр. Шактый өлешен реализациягә җибәргәннәр. Быелгы икмәк сатудан хуҗалык кассасына 37 миллион сум күләмендә акча керткәннәр.
"Башак" орлык әзерләү буенча махсуслашкан хуҗалык та булып тора. Алар ел саен шактый күләмдә югары репродукцияле орлыклар саталар.
- Быел да сату өчен 250-300 тонна тирәсе язгы культура орлыкларын әзерләп куйдык. Бүген аларны эшкәртү бара. Көзге чәчү өчен 115 тонна бодайның "Скипетр" сортын саттык, - ди Хәлил Хуҗин.
Игенчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә техника һәм ашлама гына ярдәм итми. Төп урынны, мөгаен, технологияләр алып торадыр. Чөнки кыйммәтчелек заманында аз чыгымлы технологияләр куллану хуҗалыклар өчен иң отышлы алымдыр. Бу яктан да хуҗалык барысын да уйлап, үзгә алымнар кулланып эш итә.
- Без соңгы 15 елда минималь эшкәртү дигән технологияне кулланабыз. Бу инде җирне әйләндермичә генә, өстән эшкәртү технологиясе булып тора. Һәм аның да ноу-тилл дигәненә ныграк керергә, басым ясарга тырышабыз, - ди хуҗалык рәисе. - Чөнки аның беренче максаты җирнең уңдырышлылыгын арттыру булса, икенчедән, хәзерге җитмәүчелек чорында булган резервларны экономияле файдалану өчен дә бу технологияләр ярдәм итә. Киләчәктә дә 70-80 процент тирәсе җирне шушы ноу-тилл технологиясе ярдәмендә эшкәртүгә йөз тотабыз.
Ноу-тилл технологиясе, җирне эшкәртмичә генә,
гербицидлар белән эшләп, турыдан-туры махсус чәчкечләр ярдәмендә чәчү дигән сүз. "Башак" хуҗалыгында узган ел көздән глифосат
гербицидлары кулланып, эшкәртмичә калдырган басуларга быел яз көне турыдан-туры чәчеп, яхшы гына уңыш алганнар. Киләсе ел өчен дә берничә басуны шулай калдырганнар.
Игенчелек тармагы белән бергә, хуҗалыкны ел әйләнәсе акча кереме белән тәэмин итүче терлекчелек тармагына да ныклы игътибар бирелә. Аеруча мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын арттыру буенча ныклы эш алып барыла. Быел 2000 чиген узып киттеләр, һәм аларның санын 2026 башка җиткерделәр. Савым сыерларының да баш саннары даими арттырыла. Быелның 9 аенда 20мең 209 центнер сөт сатканнар. Узган елның 9 аенда бу сан 19 мең 146 центнер тәшкил иткән.
Ит җитештерүдә дә үсеш сизелә. 9 айлык нәтиҗәләргә күз салсак, узган ел ул 2437 центнер булса, быел - 2702 центнер.
Хәзер техника заманы дибез. Эшләүчеләр саны елдан-ел кими, алар өчен бар хезмәтне куәтле техника башкара. Шуның өчен хуҗалыкның матди-техник базасын ныгытуны игътибардан читтә калдырырга ярамый. "Башак" хуҗалыгында да моны истә тотып эш итәләр. Быел бөртеккә уручы ике "Полесье" комбайны, бер МТЗ-1221, МТЗ-82 тракторлары алганнар. Шушы көннәрдә генә терлек азыгы әзерли торган ДОН-680 комбайны кайтыр, дип көтәләр. Киләчәктә җир эшкәртү техникасы алуны да күздә тоталар.
Нинди генә уңышларга ирешсәң дә, аның нигезендә - кеше факторы. "Башак" хуҗалыгында соңгы елларда белгечләр составы яшәргән. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте үзгәргән. Хуҗалыкта эшләүче 135 хезмәткәр хакында җитәкчеләре бары тик уңай фикерләрен генә әйтте.
- Механизаторлар Фарил Мөхәмәтдинов, Марат Миңнәхмәтов, Васил Локманов, Данияр Хәйдәров, комбайнчылар Динар Хәйдәров, Нәвис Мәрдәнов, Данил Хәйдәров, Мирдәриф Нуртдинов, шоферлар Рәис Садриев, Алмаз Шәрипов, Фәнис Фәррахов, Рамил Закиров, Данил Мөхәмәтдинов, терлек азыгы әзерләүче механизатор Динсаф Фәррахов, савымчылар Флорида Әхмәтова, Гүзәл Әхмәтова, Нурания Насипова, терлекчеләр Данияр Газизов, Ралиф Газизов, Ләйсән Әхмәдуллина, Гөлназ Фәтхелова, Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасы коллективыннан Мирдәлиф Мохамов, Ләйлә Мохамова, Зәйнетдиновлар гаиләсе, Рәзиф Исламов, Алмаз Шәйгәрдәновны мактап телгә аласым килә. Гомумән, хуҗалык ирешкән уңышларда хезмәт куючыларның барысының да өлеше бар. Алга таба да безнең коллектив шулай бердәм булып эшләр, күрсәткечләребез тагын да яхшырыр, дип ышанып калам.
Хәлил Мансур улы белән хуҗалыкның барлык объектларын карап, эшчәнлекләрен үз күзләребез белән күреп кайттык. Машина-трактор паркында хезмәткәрләргә тудырылган эш шартлары бездә аеруча соклану хисләре уятты. Күп хуҗалыкларда тагылма коралларны караңгы, салкын биналарда ремонтласалар, биредәге чиста, якты, иң мөһиме, җылы бинаны күреп исебез китте. Мондый уңайлыклар тудырылган урында хезмәт куюы эшчеләргә дә рәхәттер. Әнә бит Айсар Мөхәмәтдинов белән Марсель Муллымовның кәефләре яхшы.
- Биредә без тагылма коралларны ремонтлыйбыз. Инде 10 чәчкечне төзекләндереп куйдык. Эш шартлары бик яхшы. Запас частьләр белән дә тоткарлык килеп туганы юк, - ди алар.
Гомумән, кайсы гына тармакны алып карасак та, җылы мохиткә тап булдык. Уңай тәэсирләр алдык. Ә очрашуыбыз ахырында Хәлил Хуҗин районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен уртак бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
- Үзебезнең хуҗалык исеменнән районыбызның барлык хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев