Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИКЕНЧЕ ТАПКЫР КОРЫЛЫК КИЧЕРӘБЕЗ: "Чишмә" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүчеләр минут та әрәм итмиләр(фотолар)

Көннәрнең чамадан тыш эсселеге кеше сәламәтлегенә генә түгел, ил икътисадына да сизелерлек йогынты ясаячагын чамалау кыен түгел. Әйтик, кыш чыгарлык мал азыгың булмаса, аны эзләп тапканчы, сыерыңа алып кайтып ашатканчы кесәң шактый юкарачагын көт тә тор. 2010 елдагы корылыктан соң чит өлкәләрдән җәйгә кадәр тартып сузарлык салам, печән ташыган хуҗалыклар бу хакта онытмагандыр әле. Ләйсән ГАЗИЗОВА

“Чишмә” хуҗалыгында терлек азыгы күләме узган ел белән чагыштыра торган түгел. Бүгенгә 3200 тонна сенаж салынган.

Җыеп аласы культура юка, екканнан соң кибәргә генә тора. Ветеринария табибы Илназ Әхмәтов “Басудан алып кайтканда туралган азыкны элеккечә борттан чыгарып төямибез, җилләмәсенгә шулай эшлибез. Былтыргы запасларыбыз белән кышны әйбәт кенә чыга алырбыз дип уйлыйм”,-диде бу хакта фикерләрен сорагач.


Кырчылык бригадиры Дилфат Исламов 1977 елдан бирле шушы хуҗалыкта эшли. Ул да табигать сынавын уңышлы чишәргә тиешбез ди:
- Бөтен өмет –кукурузларда. Әлеге культурага соңгы яңгырлар килеште, матурланып күтәрелеп киләләр. Башта аларга да тишелергә, үсеп китәргә яңгыр булмау комачау тудырды. 2021 елда һава шартлары авыл хуҗалыгына бик авыр килә, узган гасырның 21 елы да Идел буенда ачлык белән тарихта калган бит. Әмма бүгенге техника заманын элекке белән чагыштырып булмый,  куркыныч юк дип әйтер идем. 3200 тонна сенажның 2500 тоннасы люцернадан , калганы катнаш азыктан салынды.


 

        Ветеринария табибы Илназ Әхмәтов, сенажның сыйфатын тишле таләпләргә туры китерәбез, дымлылыкны 58 проценттан төшермибез, ди. Турагыч комбайннарга иртән кырларга киткәнче 2 литрлы савытка биопрепаратлы махсус оеткы салына. Көндезгә препарат бетүгә янә өстәлә. Шуның бәрабәренә югары сортлы терлек азыгы барлыкка килә. 


  Аккүз фермалары алдындагы базга ике көн элек борчак һәм катнаш азык кушылмасыннан сенаж сала башлаганнар. К-700 тракторында Рузил Исламов, Челленджерда Илшат Сабиров басуда комбайннар туктагач та берәр сәгать базны тыгызлыйлар әле. Эш сәгате иртәнге алтыдан кичке эңгер-меңгергә кадәр дәвам итә.


Сенаж салудан тыш печән дә хәстәрләргә өлгерә хуҗалык уңганнары. Козлятник культурасыннан,  табигый үләннән 250 төргәк печән әзерләп куйганнар. 

Рәсемдә "Чишмә" хуҗалыгы хезмәтчәннәре Рамил Мәгъдәнов, Илнар Харисов, Ильяс Шәйгәрдәнов, Фердинант Хуҗин, Дилфат Исламов, Илназ Әхмәтов, Әзһәм Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев