Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: Райондашларыбыз хөкүмәт бүләкләренә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Нигез " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Мирзамөхәммәтов Идгар Тимергали улы Татарстан Республикасы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

               Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән күпьеллык намуслы
хезмәтләре өчен "Чишмә" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Әхнәпов Әнис Әхсән улына Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем биреде.

               

             Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Чишмә"агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш
хисапчысы Шәрифуллин Салават Фәиз улы һәм к
үпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә керткән намуслы хезмәтләре өчен "Коммунсервис-Актаныш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
мастеры Бәшәров Мирзанур Мулланур улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән хөрмәтләнде.

Хөкүмәтебез бүләкләрен хезмәт батырларына Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев