Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ветеринария берләшмәсеннән Фирданит Вәлиев хөкүмәт бүләгенә лаек булды

31 августта ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге көн уңаеннан Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә алдынгы хезмәтчәннәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Райондашыбыз Фирданит Вәлиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.

   Райондашыбыз Фирданит Вәлиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.

      Үз эшен җиренә җиткереп башкарган хуҗалык мөдире турында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров ”Барыбызның да уңышлы эшләве Фирданит абыйдан тора”,-ди. 

     Фирданит Вәлиев 25 ел буена берләшмәдәге автомобиль-техникаларның ватылмыйча көйле эшләвен тәэмин итә.

Шулай ук белгечләр хезмәт куя торган бинаның, җылыту системасының төзеклеге, ихатадагы тәртип өчен җавап бирә.

 Әле берләшмәнең кече фермасы да бар.

Анда тәҗрибә үткәрү өчен куяннар, ак тычканнар һәм ак күселәр асрыйлар.

Әлеге хайваннарны карау, тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә хуҗалык мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев