Актаныш

Икмәк булса, җыр да була

Быелгы яз аеруча үзенчәлекле булды. Соңга калып килүе белән башта игенче-механизаторларны хафага салса да, орлыкларны чәчү өчен көнен дә, һава торышын да бирде. Бабайлар әйтмешли, вакытында яңгырын да яудырып тора. Инде күп хуҗалыкларда матур, тигез булып уҗымнар тишелеп чыкты. Усы авыл җирлегендәге Фәнис Нурлыевның крестьян-фермер хуҗалыгы басуларының да яшел хәтфәдәй...

Быелгы яз аеруча үзенчәлекле булды. Соңга калып килүе белән башта игенче-механизаторларны хафага салса да, орлыкларны чәчү өчен көнен дә, һава торышын да бирде. Бабайлар әйтмешли, вакытында яңгырын да яудырып тора. Инде күп хуҗалыкларда матур, тигез булып уҗымнар тишелеп чыкты. Усы авыл җирлегендәге Фәнис Нурлыевның крестьян-фермер хуҗалыгы басуларының да яшел хәтфәдәй шытымнары күзне иркәли.
Бер чүбе дә булмаган, җиргә иңгән һәр бөртеге дә тишелеп чыгарлык басу дәрәҗәсенә җиткергәнче байтак маңгай тирен тамызырга туры килгән Фәнис Нурлыевка. Усы авылында туып үскән, шул хуҗалыкта 20 елга якын агроном булып эшләгән Фәнис хуҗалык таркала башлагач, бар кыюлыгын җыеп, үзенең гаилә әгъзаларына тигән 12 гектар мәйдандагы җир пайлары белән аерылып чыга.
- Әлеге эшкә тотынганда минем бер бөртек тырмам да юк иде, - дип искә ала ул. - Башлаганда бик авыр булды. Техника булмагач, кешеләргә ялынырга туры килә. Аларныкы үзләреннән бушаганчы вакыт үтеп китә. Шулай итеп, бик күп югалтулар да булды.
Ләкин минем техникам юк, эшем бармый дип төшенкелеккә бирелми ул. Киресенчә, үҗәтләнеп эшләргә тотына. Җирләрен арттыра. Әкренләп, дәүләттән бернинди субсидияләр дә алмыйча техникасын да юнәтә. Бүгенге көндә аның 252 гектар мәйданда җирләре бар. Шуның 52 гектарында күпьеллык үләннәр, 100 гектарында арпа, 100 гектарында бодай үстерә. Белгечлеге буенча агроном булганлыктан, җирне ничек эшкәртергә, нинди орлыклар кулланырга икәнлеген яхшы белә. "Җирне көздән эшкәртүнең файдасы нык зур", - ди белгеч. Язын исә басуга авыр тәгәрмәчле техника кертү ягында түгел ул. Үзенең "Белорусь" тракторы белән чәчкәннәр.
- Соңгы 3-4 ел эчендә быелгысы иң уңышлысы. Чәчү бетү белән басуларны ике тапкыр катоклап чыктык. Болай иткәндә орлыкларга җир белән контактка керергә мөмкинлек туа. Аннан соң яңгырлар яуды. Бу да нык файда булды. Шушылардан соң күңел үсеп китте. Алла боерса, быелгы уңышка зур өметләр баглыйбыз. Икмәк бәяләре дә артты бит. Шуңа чыгымнарны да жәлләмәскә кирәк дим.
Өлкәннәр юкка гына чыгым чыгармыйча, керем алып булмый димиләр. Игеннәрне дә вакытында тукландырмасаң, корткыч-бөҗәкләрдән сакламасаң, тиешенчә уңыш алырмын димә. Фәнис абыйның 200 гектар мәйдандагы җиренә дәүләттән субсидия рәвешендә бирелгән 6 тонна ашлама гына бик аз шул.
- Үзем кредит алып, бик күп ашлама сатып алдым. Бер гектарга 1.5 центнердан да ким кертмәячәкмен, - ди.
Без барганда да аның кул астында эшләүче егетләр "Белорусь" тракторына икеле чәчкеч тагып, уҗымнарны тамырдан тукландыру белән мәшгульләр иде. Егетләрнең кәефләре начар түгел. Үзләре чәчкән орлыклар тигез булып тишелеп чыкканнар, чүпләре дә күренми. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү әлбәттә куанычлы. Фәнис абый егетләргә эшләгәннәре өчен тиешенчә түләп бара.
- Авыл кешесе терлек асрый. Егетләр дә хезмәтләренә түләүне печән белән дә, икмәкләтә дә алалар. Зарланмыйлар. Мин дә хезмәтләреннән канәгать, җиренә җиткереп башкаралар.
Инсаф Галиев, Фасил Баянов, Данил Гариповлар - фермерның алыштыргысыз хезмәткәрләре. Язгы чәчүдән башлап, көз көне кырларда эш туктаганчы биредә эшлиләр алар.
- Мин үзем Урьяды авылыннан. Районда механизаторлар җитмәү сәбәпле, шактый хуҗалыкларда эшләргә туры килде. Соңгы өч елда "Саф", "Алга", Фәнис абыйның крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куйдым. Безнең халыкта икмәк булса, җыр да була дигән бик матур әйтем бар. Районда икмәк буенча мактанырлык хуҗалыклар шактый. Актаныш игенчесе дигән исемгә тап төшермичә, чебиләрне көзен саныйлар дигәндәй, көз көне игеннәрне югалтмыйча, җыеп алырга язсын, - дип фикерләрен җиткерде Инсаф Галиев.
Фәнис абый орлыклар белән эшләүгә аеруча игътибар бирә. Быел Тукай районы "Сәйдәш" хуҗалыгыннан арпаның "Нур", үзебезнең районның "Башак" хуҗалыгыннан бодайның "Экада-109", "Ташкын" хуҗалыгыннан "Северо-Уральский" дигән элиталы сортларын алып кайтып чәчкән.
- Баштарак орлыклар буенча гына җайлашырга уйлаган идем дә, ләкин безнең районда орлык алучы юк. Фермерлар арасында бу аеруча нык сизелә. Безнеке фуражга гына бит инде диләр. Ләкин үзем элиталы орлыклар чәчү ягында. Күңелне борчыган бер әйберне дә әйтеп үтәсем килә. Без җитештергән икмәкне арпа белән бодайны да аермаган читтән килгән кешеләргә сатып җибәрәбез. Үзебездә икмәкне сатып, акчаны кесәгә салу мөмкинлеге булдырылсын иде. Дәүләт тарафыннан шундый һәм субсидия кебек ярдәмнәр булдырылса, эшләвебез тагы да күңеллерәк булыр иде.
Бу кадәр күләмле, бик күп көч сорый торган хезмәтне ныклы тылдан башка башкарып чыгу мөмкин түгел. Чөнки фермерларның уенда ятса да, торса да шул ук борчу-мәшәкатьләр. Эш сәгатем бетте дә, бераз онытып торам дия торган түгел. Бу яктан бик бәхетле Фәнис абый. Аның һәр сүзен, фикерен куәтләп торучы тормыш иптәше Тәнзиләсе - уң кулы. Кырдагы эшчеләргә көнгә ике тапкыр кайнар аш пешерү дә, йорт-җирне, мал-туарны карап тору да аның җилкәсендә. Уллары Айгиз дә кечкенәдән әти-әнисенә ярдәм итеп үскәнлектән кыр эшенең нечкәлекләрен белә. Әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе ул.
- Үзе шикелле акыллы, тәртипле кыз белән танышып, өйләнеп тә куйса..., - дип шаярта иптәшләре.
Мондый тырыш, уңган, булган егетләр барда, Фәнис абыйның крестьян-фермер хуҗалыгының киләчәге ныклы һәм өметле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: