Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Илфак Бариев: “Киләсе елга авыл җирлеге башлыкларына барлык ихаталарга да кереп, малларның төгәл саннарын җыеп бетерү бурычын куябыз!”

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге быелның тугыз айлык йомгаклары белән таныштырды. Узган елның 1 октябренә...

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге быелның тугыз айлык йомгаклары белән таныштырды. Узган елның 1 октябренә авыл җирлекләрендә 11548 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, быелның 1 октябренә ул 49 башка артып, 11597 башны тәшкил итә.
- Мөгезле эре терлекләрен әйтмичә, яшереп калдыручылар да бар. Субсидия белән бәйле булгач, сыерларын яшермиләр. Киләсе елга авыл җирлеге башлыкларына барлык ихаталарга да кереп, малларның төгәл саннарын җыеп бетерү бурычын куябыз, - диде Илфак Бариев.
Ел башыннан шәхси хуҗалыкларда район буенча 79756,01 центнер сөт сатылган, бу бер сыерга исәпләгәндә уртача 1707,11 килограммны тәшкил итә. Иң күп сөтне Иске Сәфәр, Аеш, Югары Яхшый, Такталачык җирлекләрендә җитештергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев