Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Илнар Кадыйров: Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге ул (ФОТОЛАР)

Бүген, 31 август- Ветеринария хезмәткәрләре көне, мал табибларының һөнәри бәйрәме Россиядә 2014 елдан рәсми төстә билгеләп үтелә.

    Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров барлык ветеринария табибларын, ветеринария өлкәсендә хезмәт куючыларны, тармак ветераннарын әлеге истәлекле көн белән тәбрик итә.

         -  Безнең Актаныш районы ветеринария берләшмәсе 5 бүлекчәне берләштерә: Иске Байсар, Пучы,Такталачык, Татар Суыксуы һәм Актаныш бүлекчәләрендә 49 белгеч терлек сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәтен куя. Халыкның терлеге-йорт хайваннары-ат, сыер, сарык, эт, песиләр, декоратив хайваннарның сәламәтлеген кайгыртабыз. Барлык хуҗалыкларда да ветеринария табиблары яки ветеринария фельдшерлары малларны күзәтеп, маллар авырса, вакытында дәвалап тора, йогышлы чирләргә каршы профилактик чаралар уздыра: вакцина-прививкалар ясый. Язын-көзен профилактик чаралар үткәрелә. Себер түләмәсе, котыру авыруы,туберкулез, лейкозга, бруцеллоз авырулары барлыгы-юклыгы тикшерелә. Соңгы елларда иң күп терлек үлеменә китергән лейкоз авыруына каршы хуҗалыклар белән кулга кул тотынып шөгыльләнәбез. Лейкозлы терлекләрдән арынып, алар урынына яңаларын кайтару, сәламәтләрен үрчетү өстендә эшлибез.
              Ветеринария юнәлешендә максатчан программа буенча югары уку йортларында, техникумнарда белем алучы студентларга зур өметләр баглыйбыз. Бүген “Нигез” хуҗалыгында 5 курс студенты гамәли практика уза, кулына диплом алгач хуҗалыкка эшкә кайтачак. Киләсе елга “Наратлы” хуҗалыгы да яшь белгечкә ия булачак, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаячак яшь белгечне эшкә көтәбез.

            Мал табиблары райондагы эпизоотик хәлнең тотрыклылыгы өчен җавап бирә. Алар белемнәрен,сәләтләрен, тырышлыкларын терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

           Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге ул.
Барлык ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, җаваплы эшебездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев