Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИМИНЛЕК САГЫНДА: Печән төягән тракторлар “үлем кәрваны"на әверелмәсен!

Юлның төзек булмаган өлешләрендә шыплап төялгән арбадагы кипләрнең төрле якка чайкалуы ук күңелгә шом сала. Өстәвенә, кайбер техниканың бернинди кисәтү тамгасы юк.

Бүген район хуҗалыклары белән беррәттән шәхси секторлар да печән, мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Бу чорда авылара юлларда техника агымы да сизелерлек көчәя – тынгысыз хәрәкәткә печән кипләре төягән кәрваннар килеп кушыла. 

Берсе артыннан берсе барган йөк төялгән тракторлар юл хәрәкәтен шактый кискенләштерә. Аеруча эңгер-меңгердә, явымлы вакытта аларны узып китү, я булмаса, тагылма техника артыннан тауга күтәрелү үз артыннан төзәтеп булмаслык фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. 

Соңгы елларда Актаныш районында тракторлар, тагылма техника катнашында фаҗигаләрнең кеше гомерен өзүгә китергәннәре юк. Әмма ара-тирә хуҗалык техникасы җитди юл фаҗигаләренең сәбәпчесе була. Гомумән, һәр йөк төягән авыл хуҗалыгы техникасы юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен реаль куркыныч тудыра. 

Мисал эзләп ерак йөрисе юк. Уразай – Такталачык арасында да даими йөреп тора печән төялгән кәрваннар. Юлның төзек булмаган өлешләрендә шыплап төялгән арбадагы кипләрнең төрле якка чайкалуы ук күңелгә шом сала. Өстәвенә, кайбер техниканың бернинди кисәтү тамгасы юк. Алай гына да түгел, трактор арбасының “кайда башланып, кайда бетүе дә” аңлашылмый. 

Ашыгу, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар хакында уйламау, үз эшеңә биратаф булу нәтиҗәсендә фаҗига килеп чыгып, кеше гомерләре өзелсә, җавапны кем бирәчәк? – шушы сорауны без Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимовка юлладык. 

- Гомуми кулланылыштагы юлларда йөргән тагылма техникага махсус таләпләр бармы? 
-  Бар, әлбәттә! Юлда йөргән тракторлар техник яктан  тулаем  төзек булырга тиеш. Аларның аптечка, ут сүндергеч, транспорт үзеннән-үзе артка тәгәрәп китүне киртәләүче җайланма, фаралар белән тәэмин ителүе шарт. Тагылма техниканың  страховкалау сипләре, тормоз системасы, күтәрткәндә поставка белән тәэмин ителүе дә мөһим. Арбалар артында тизлекне максималь чикләүче билге һәм "Кешеләрне утыртып йөрү тыела" дигән язу булырга тиеш. 

- Әгәр дә трактор йөк төягән булса, ул нинди кагыйдәләргә буйсынырга тиеш? 
-   Киңлеге 2,55 метрдан арткан трактор мигалка һәм кызгылт-сары төстәге яктылык бирүче маяк белән тәэмин ителергә тиеш. Йөк төягән тракторлар да шушы кагыйдәгә буйсына. Нинди йөк алып баруларына карамастан, ул йөк башкалар өчен куркыныч тудырырга тиеш түгел!


- Таләпләрне үтәмәгән трактор йөртүчеләргә нинди чаралар күрелә? 
- Гомумән, учетка алынмаган, техник карау үтмәгән тракторларның  юлда йөрергә хокукы юк.  Юлхәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта, аларга саллы штрафлар каралган. 

- Фаҗигагә сәбәпче булган техника хуҗалыкныкы булса, чыгымнарны кем каплый һәм җавапны кем бирә: трактор йөртүчеме, әллә җәмгыятьме? 

- Хәзерге көндә тракторлар да, машиналар кебек үк, мәҗбүри иминятләштерелә. Әгәр фаҗигадә гаеп аларда була икән, чит транспортка килгән зыянны иминият компаниясе каплый.  Шулай да төп җаваплылык тракторны иярләүчедә. Шуңа күрә дә шоферлардан  сак һәм игътибарлы булуларын сорар идем. Гел булмый – бер генә була! 


Сүз уңаеннан,  җәйге чорда юллардагы  иминлекне саклау максатыннан, махсус рейдлар оештырыла. Фаҗига килеп чыккач, артык соң була, шуны истән чыгармагыз! Кышын маллар алдына салыначак печән кипләре кеше гомерләрен чикләүче куркынычка әверелә күрмәсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев