Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җиңәргә тәҗрибәсе булышкан

“Әнәк” агрофирмасы комбайнчысы Фердинант Закирҗанов Казан шәһәрендә узган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” яшь комбайнчылар бәйгесенең гамәли өлешендә җиңүгә иреште.

 

 

Фердинант  – тумышы белән Иске Җияш авылыннан. Теләкәй мәктәбен тәмамлагач, Актаныш техникумында белем ала. Һөнәр үзләштергән егет, хезмәт юлын “Таң” хуҗалыгында башлый. Анда ике ел “Нива” комбайнын иярли.

2016 елда “Әнәк” агрофирмасына эшкә керә. Анда да комбайнга утырырга тәкъдим итәләр. Менә җиденче сезон инде Акрос-595 комбайны белән урып-җыюда үзеннән саллы өлеш кертә.

Реклама

– Хезмәтемне яратып башкарам, – ди Фердинант.

Яшь комбайнчылар бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәч, теләп риза була. Анда 30 яшькә кадәрге, югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар көч сынаша. Бу өлештә комбайнның көйләнеше буенча сорауларга җавап бирәләр һәм комбайнны көйләп күрсәтәләр.

Фердинант Закирҗанов турындагы язманы тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының 4 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев