Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Инновацион технологияләр сыер тоягын авыртусыз чистарта

Нур Баян исемендә узган зонаара семинар киңәшмәнең гамәли өлешендә бүген авыл хуҗалыгының терлекчелек өлкәсенә килеп кергән өр-яңа технологияләрнең ничек гамәлгә ашырылуын күрдек.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре киңәшмәдә катнашучыларны хуҗалыкларда соңгы елларда алып барган тәҗрибә белән таныштырдылар. 

Хуҗалыкта терлекләрне идентификацияләү, бирка куюны оештыру һәм исәпкә алу программасында теркәү, сыер-таналарны ясалма орлыкландыру гамәлдә күрсәтеп аңлатылды. Шулай ук сыер тоякларын эшкәртүнең инновацион технологияләр ярдәмендә терлеккә авырлык китермичә башкарылуы күрсәтелде. Үрнәккә тәкъдим ителгән тәҗрибәләр заманча методикаларга нигезләнеп эшләнә, сөт суыту, саву җиһазларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев