Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Инвентаризациягә җаваплы караш таләп ителә

Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Хәкимов агросәнәгать тармагы җитәкчеләренә һәм белгечләренә мөрәҗәгать итте.

  • Эшләр көйле бара кебек. Әмма төрле проблемалар һәм сораулар булып тора. Теркәлгән һәрбер техника — игътибар үзәгендә. Техикаларны залогтан төшерү буенча хәрәкәт бик күренми. Бу эшне җанландырып җибәрү кирәк.

  • Тормыш үзгәрә. ПСМ хәзер электрон вариантта. ПТС сайтында теркәлүләрне башкарып чыгарга кирәк. Хуҗалыкларда бер 70 эштә кулланмаган техника бар баланста, алардан 40 чамасы инде юклар да. Шулай да алар өчен салым түләү бар бит, исәп тоту, хисап ясау кирәк. Баланста 7 тирәсе терлек азыгы хәстәрләү комбайны инде гамәлдә юклар, металлалом формасына ботарланып беткәннәр. Совет заманасы чоры булса, эшләр харап булыр иде бу очракта! Олы эш итеп кузгалтулар булуы ихтимал бар иде. Инвентаризация мөһим!

  • Компьютерларда яхшы итеп эшләү — көнүзәк бурыч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев