Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җир җитешсә, чәчүгә дә әзерләр

“Башак” хуҗалыгы бүгенге көндә ындыр табагы алдында орлыкларны агулау, кырда ашлама кертү һәм тырмалау кебек эшләр белән мәшгульләр

undefined

Без хезмәткәрләрнең хәлләрен белеп, эш барышы белән танышып кайттык. Ындыр табагы алдында 15 көн элек эш башланган.

-Орлыкларны җылыту, кабат чистарту, агулау кебек эшләрне башкарабыз. Илдар Гыйльфанов белән Чулпан Җиһангирова орлыкларны агулыйлар. Алар икесе дә тәҗрибәле. Озакка сузмый орлыкларны агулауны тәмамларбыз дибез.  Иләүдә Илдар Ильясов, Зәки Мәрдәнов, Энҗе Зәкиева, Алмаз Муллахмәтовлар хезмәт куя, - дип эш барышы белән таныштырды ындыр табагы мөдире Әхнәф Сәлахов. 

-Агулауда биш елдан артык эшлим инде. Шартлар тудырылган. Иртән килү белән, эшне башлаганчы, сөт һәм активлаштырылган күмер бирәләр. Дүрт сәгатькә 20-30 центнер тирәсе орлык агулыйбыз. Соңыннан башка эшкә күчәбез, - ди Чулпан Җиһангирова.

undefined

 

undefined

“Башак” хуҗалыгының барысы 5697 гектар сөрем җирләре булып, шуның 2700 гектарын бөртеклеләр, 450 гектарын рапс, 2447 гектарын терлек азыгы культуралары тәшкил итәчәк дип планлаштыралар. 1200 гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлаганнар. Хәзер 600 гектардагы көзге культура уҗымнарына ашлама кертү бара.

-Аллага шөкер, уҗымнар яхшы кышлаган. Әле алар ныклап уянып та бетмәгән. Чөнки басуларның кардан арчылуына да бер атналап кына булды. Ашлама керткәч, ныклап уянып бетәрләр дип уйлыйбыз, - ди хуҗалыкның баш агрономы Финус Миңнуллин.

Ашлама кертүдә МТЗ-1221 тракторына быел гына алынган ашлама сиптерү агрегаты тагып, Рамис Мөхәммәтдинов эшли.

undefined

Иске Әлем басуында көздән эшкәрткән җирләрне тырмалау барышы белән дә таныштык.

-Тырмалауга бүген генә чыктык. Җирләр бераз туңрак әле. Шулай да эшләргә тырышабыз. Исән-имин башкарып чыгарга язсын, -ди 1982 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы Рафис Рахманов.

Күпьеллык үләннәрне тырмалауны МТЗ-1221 тракторына җиңел тырмалар тагып Дәнил Хәйдәров башкара.

undefined

 

undefined

 

Язманы тулысынча Газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев