Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җир сөрми дә уңыш алып була

Җир - безнең төп байлыгыбыз. Ул булган, бар һәм мәңгелек булачак сыман. Кызганыч, күп очракта шул байлык белән тиешенчә кулланмыйбыз, һәм аның мәңгелеге хакында зур сорау туа. Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле, үз алдына табигатьне буйсындыруны зур максат итеп куйган һәм, кызганыч, әлеге максатка ирешеп килә дип әйтсәк тә арттыру...

Җир - безнең төп байлыгыбыз. Ул булган, бар һәм мәңгелек булачак сыман. Кызганыч, күп очракта шул байлык белән тиешенчә кулланмыйбыз, һәм аның мәңгелеге хакында зур сорау туа.
Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле, үз алдына табигатьне буйсындыруны зур максат итеп куйган һәм, кызганыч, әлеге максатка ирешеп килә дип әйтсәк тә арттыру булмас. Әмма аны буйсындырып түгел, ә килешеп эшләү күпкә җиңел. Әлеге хакыйкатькә мисал итеп район җирлегендә инде шактый еллар кулланылган җир эшкәртү технологиясен атап китәргә була.


Төрле язмаларда, телдә "Актаныш технологиясе" дип искә алынган бу сакчыл җир эшкәртү ысулының башлангычы 2002 елга барып тоташа. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Гарипов Орел өлкәсендә булып, тәҗрибә уртаклашып кайткач тәкъдим итә аны. Башлангыч чорда шактый гына шик тудырса да, хәзер инде, 1 дистә ел тарихка ия технология үзенең нәтиҗәсе белән сөендерә.


Сабан белән сөрүдән китеп, NO- TiII ысулына кадәрге (ягъни җирне бөтенләй сөрмичә) җир эшкәртү технологиясе дип тә атарга була аны. Америка, Австралия, Украина һәм байтак башка илләрдә киң кулланылышта булган NO- TiII ысулының шартлары бөтен җирлеккә дә туры килеп бетми, ә район күләмендә алып барылган технология, эчтәлегенә килгәндә исә, гади һәм җир эшкәртүгә бары тик фәнни яктан якын килеп, табигать кануннарына буйсынып эшләүне генә таләп итә.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 4 июль, 2012 51 (9696) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев