Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Җирдән файдалана беләбезме?

Россиядә агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше кече форма хуҗалыкларның тотрыклы эшләвенә бәйле. Ә аларның эшчәнлеге беренче чиратта җир участоклары һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен алардан нәтиҗәле файдалануга бәйле. Милек формасы нинди булуга карамастан, авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләрдән тирә-юнь мохиткә зыян китермичә, пычратмыйча, чүпләмичә һәм туфракның уңдырышлылыгына зыян салмыйча файдаланырга кирәк....

Россиядә агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше кече форма хуҗалыкларның тотрыклы эшләвенә бәйле.
Ә аларның эшчәнлеге беренче чиратта җир участоклары һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен алардан нәтиҗәле файдалануга бәйле. Милек формасы нинди булуга карамастан, авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләрдән тирә-юнь мохиткә зыян китермичә, пычратмыйча, чүпләмичә һәм туфракның уңдырышлылыгына зыян салмыйча файдаланырга кирәк. Ел саен җирдән уңыш алу нәтиҗәсендә туфрактагы файдалы матдәләрнең күпләп югалуы фән тарафыннан да, гамәли эшләр белән дә исбатланды. Көзге бодайның бер гектарыннан 40 центнер уңыш алу өчен, 140 килограмм азот, 50 килограмм фосфор окисе, 100 килограмм калий окисе кирәк. Дөрес, югалган файдалы элементларның шактый өлеше минераль ашлама кертү нәтиҗәсендә тулыландырыла, әмма шул ук вакытта туфракның гумус запасы (органик өлеше) кими. Авыл хуҗалыгы культуралары уңышы белән җирдән чыгарыла торган туклыклы матдәләр белән туклануга китә торган файдалы элементлар нисбәте игелә торган культура төренә бәйле. Туклану продуктлары аша кешегә бирелә торган туфрактагы кыйммәтле матдәләрнең- микроэлементларның җитмәве яки артыклыгы ахыр исәптә кешеләрнең һәм терлекләрнең авыруына сәбәп була. Шунлыктан, җирдән файдалану белән бергә, аны табигый запас белән тулыландыру турында да онытмаска кирәк. Эре агропромышленность предприятиеләрендә бу мәсьәлә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителсә, кече хуҗалыкларда әле ул башлангыч этапта гына. Беренчедән, бу, мөгаен, аларның агрономия өлкәсендә грамотасызлыгыннан, икенчедән, җирдән файдалану срокларының тәгаенләнмәвеннән киләдер (җир кемгәдер арендага бирелгән, кемдәдер ул рәсмиләштерү стадиясендә генә, кемнеңдер акчасы җитми).
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 5 октябрь, 2012 78 (9723) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев