Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИРЕНМӘСӘҢ, АВЫЛДА ДА РӘХӘТ

Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев катнашып, башкарган эшләре белән танышты, халык сорауларын тыңлады.

 

Актаныш авылы тирәли урнашкан Актанышбаш, Ирмәш, Әҗәкүл, Чөгәнә авылларын берләштергән Актанышбаш авыл җирлеге шактый зурлардан исәпләнә. Шуның өчен дә аларның проблемалары да, алга билгеләгән бурыч-максатлары да зурдан. Әлеге җирлектәге хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев катнашып, башкарган эшләре белән танышты, халык сорауларын тыңлады.

Узган елның июль аеннан гына авыл җирлеге вазыйфасына алынган Рәмис Минһаҗев район
җитәкчелеген, иң элек, күпләп мал асраучылар белән таныштырды. Ни өчен нәкъ менә шул гаиләләрне сайлавының сәбәпләрен ул үзенчә аңлатты.

– Безнең җирлек, үзегез беләсез, үзенчәлекле. Җирлектә, аеруча, Әҗәкүл авылында яшь егетләр күп. Алар Актанышта безгә акча түләмиләр дип сөйлиләр. Бармаклары тәмәке төпчеге төреп, саргаеп беткән. Ә мин алып керәсе гаиләләр алар барысы да диярлек, шул егетләрнең яшьтәшләре. Алар ялкауланмыйча, үз көчләре белән һәм дәүләт программаларында катнашып, күпләп мал асрыйлар. Бүген шуның файдасын күрәләр.

Чөгәнә авылында яшәүче Рәмис Шакирҗанов үзенең терлек торагын заман таләпләренә җавап бирә торган итеп эшләгән. Бирегә ул ТСНда көйләп куйган. Алты сыер, 15 үгез асрала анда. Рәмис “Актаныш” агрофирмасында хезмәт куя.

– Курыкмаска кирәк. Башласаң, иренмичә эшләсәң, була, – ди Рәмис. –  Азык белән агрофирма булыша, аларга рәхмәт. Көне буе терлек арасында кайнашуга да ияләнеп бетәсең. Ял йортлары, шифаханәләр шушында инде.

2017 елда мини-ферма программасында катнашып,  120 мең сум күләмендә акча алганнар. Хәзер  максатлары булганны киметмичә, баш саннарын саклау аларның. 

Сөт тапшыру буенча да проблемалары юк. Аны килеп алалар. Бүген алар бер сыерга көнгә 17 литр сөт савалар. Саву аппаратлары да бар.  Үгезләренә дә тел-теш тигерерлек түгел. Авырлыкларын 5 центнердан арттырып тапшыралар.

 Киләчәктә инде, тагын берәр дәүләт программасында катнашып, МТЗ-82 тракторы алып булмасмы дигән фикерләрен дә җиткерделәр.

Рәмисләрның каршы як күршеләрендә генә дә шундый тырыш гаилә яши. Алсу һәм Илнур Галимовлар алар. Кечкенәдән мал арасында кайнашып үскән Илнур үзе гаилә коргач та, әлеге эшен ташламый. Киресенчә, терлек саннарын арттыруны максат итеп куя. 2019 елда мини-ферма программасы буенча 200 мең сум акча алып, яңа торак төзи. Аңа ТСНда урнаштыра. Торакның эче чип-чиста. Яшел үлән исе килеп тора. Бүгенге көндә аның ике
сыеры, бозаулыйсы өч танасы, ике үгезе бар.

– Мал аз булгач, әле табышын күргән юк. Киләчәктә булыр, дибез. Әле торакта урын бар. 15 башка исәпләнгән иде ул. Шуны тутырырга иде, –  дип тыйнак кына елмайды Илнур.

Аның да хыялы бер трактор алу. Илшат Габделхәев аңа да техника алу буенча программада
катнашырга тәкъдим итте.

– Авыл җирендә дә рәхәтләнеп яшәргә була. Бары тик хыялың булсын да, аны тормышка ашырырга иренмәскә генә кирәк, – дип каршы алды безне Радик Зарипов. Аның да торагы тулы мал. 10 үгезе, 3 сыерын бернинди дәүләт ярдәменнән башка тергезгән ул. Әле сыерлар санын сигезгә җиткерү хыялы белән яна. Бу урында аңа да дәүләт программаларында катнашырга тәкъдим ителде. Чөнки тана алучыларга республика бюджетыннан – 30, район бюджетыннан 15 мең сум күләмендә субсидия бирелә бит. Печән ташырга атлары бар. Радик –  “Актаныш” агрофирмасында, иптәше Светлана балалар бакчасында хезмәт куя. Терлек азыгы белән агрофирма ярдәм итә, Рамил Вәлиевкә нык рәхмәтле, диде алар. Үз көчләре белән өй салып чыкканнар.

Чыннан да, “Актаныш” агрофирмасы җирлектәге 41 кешене эшле иткән. Алар барысы да агрофирмада тырыш хезмәтләрен куялар.

Шушындый тырыш яшьләрне күргәч, күңелдә соклану хисләре арта. Яшьләр белән рәттән, өлкән яшьтә булуларына карамастан, мал асраучыларга да хөрмәтебез зур. Ирмәш авылында гомер итүче Римма һәм Айрат  Закировлар икесе дә лаеклы ялда булсалар да, күпләп мал асрыйлар.

– Белгән эшебез бит. Вакытны да үткәрергә кирәк, – диләр елмаеп.

Азыкны да кайдан туры килә, шуннан юнәтәләр икән. Печәнне – болыннан, фуражны сатып алабыз, диләр.

Реклама

– Яшь олыгая, малларны әкренләп киметәбез инде. Вакытында 25 башка да җиткән иде. Хәзер 5 савым сыерыбыз бар, 7 бозау. Әле сыерларның күбесе ташланды, – диләр. Шулай да,  хәрәкәттә-бәрәкәт дип яши алар.

Әҗәкүл авылында яшәүче Ләйсән һәм Радик Хөснетдиновлар җиһазлар ясау белән шөгыльләнәләр. Алар ясаган өстәл,
урындыкларны күрше-тирә
районнардан гына түгел, ерак Себердән дә алып китәләр икән. Әлеге шөгыльгә алар моннан биш еллап чамасы элек тотынганнар. Башта гадирәк урындыклар ясасалар, аннан инде катлаулыларына күчкәннәр. Әле 150 мең сум күләмендә грант откан акчаларына тагын яңа станоклар алганнар. Ләйсән үзе дә барлык төр станокларда да ире белән рәттән басып эшли. Шуның өчен эшләре дә җиңелдән бара. Киләчәктә әле производствоны киңәйтеп, берничә авылдашларын эшле итәргә дә хыялланалар. Бирсен Ходай. Эш юк дип йөрүчеләргә менә дигән мөмкинлек булыр ул.

Узган ел хисап җыелышы Чөгәнә клубында узганга, актанышбашлылар үзләренең үпкәләрен дә сиздергәннәр иде. Быел аларның теләген искә алып, Актанышбаш авылы клубында үтте.

Район үзәгенә иң якын урнашкан җирлек буларак, биредә халык саны да шактый. Быелның 1 гыйнварына җирлектәге 491 хуҗалыкта 1001 кеше яши. Узган елгы хисап җыелышында әлеге җирлекнең демографик хәле уңай якка үзгәргән дип билгеләп үткән булсак, быел аларда да үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк булган. 2019 елда 17 кешеләре бакыйлыкка күчкән, 8 сабый туган.

Җирлектәге социаль обьектларга килгәндә, узган ел чөгәнәлеләр өчен шатлыклы булмады. Аларның болай да әлле-мәлле булган мәктәп биналары янды. Балалар урамда калды, дисәк тә ялгыш булмас. Ярый әле район җитәкчелеге аларның хәленә керде. Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге
4 нче ПМК оешмасы яңа мәктәп бинасы төзи башлаган. Аның стеналары күтәрелгән инде. Киләсе уку елын укучылар үз
мәктәпләрендә каршы алыр дип ышаныйк. Әҗәкүл авылындагы мәктәп бинасы да бик нык иске. Шулай булуга карамастан, укытучылар балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирергә омтыла.

Әҗәкүл авылындагы клубны тышкы яктан һич кенә дә мәдәният учагы дип атап булмый. Элеккеге заготзерноның бер склад бинасыннан клуб ясаганнар. Шунда хезмәт куючыларның тырышлыгы белән эчен клуб рәвешенә китереп, төрле чаралар уздыралар. Авыл халкы яңа клуб салуны сорады.

 Ирмәш авылында да күңел ачу чаралары, кичәләр үткәрү өчен урын юк. Авылга кайчан клуб төзелер, дигән сорау күтәрелде.  Матди-техник яклары буенча да, Әҗәкүл һәм Чөгәнә клубларында гына музыкаль аппаратура бар. Башка җиһазлар, сәхнә костюмнары, музыка кораллары бер клубта да юк.

Чөгәнә авылы халкы бер еллап әле кибетсез дә тилмергән. Ярый әле Азат Баһаутдинов анда кибет ачкан. Әҗәкүл авылында да ике шәхси кибет эшли. Ә менә Ирмәш авылы халкы кибетсез тилмерә.

Җирлектәге иң авыр мәсьәләләрнең берсе – эчкечелек. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы да борчылуын белдерде.

– Җирлектә эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Бу мине бик нык борчый. Алар белән ничек тә көрәшергә иде. Әнә шул аракы аркасында Әҗәкүл авылында кеше үтерү белән бәйле фаҗигаләр дә килеп чыкты. Әлеге авыл халкы нишләптер мал да асрарга теләми. Анда терлек тотучы ике генә гаилә бар. Югыйсә, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Алар да Ирмәш, Әҗәкүл халкы кебек тырыш булсыннар иде, – ди ул.

Чөгәнә халкы дөрестән дә, бердәм һәм тырыш. Җәй көне алар бердәм рәвештә зираттагы карт агачларны кискәннәр. Аны түккәннәр.

– Әлеге эшне яз көне дә дәвам итәчәкбез, – ди Рәмис Минһаҗев.

Хисап җыелышында халыктан шактый сораулар да яңгырады. Әҗәкүл авылының башлангыч мәктәбенә, балалар бакчасына ремонт кирәк, диделәр.

Актанышбаш авылында яшәүчеләр быел да фельдшер проблемасын күтәрде. Фельдшер әбәткә кадәр генә эшли. Әгәр кеше кичке якта, яисә төнлә авырса, нишләргә тиеш? Әлеге сорауга ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, дигән җавап бирелде.

Ни өчен авылдагы фельдшерга  система куярга рөхсәт ителми. Район үзәк хастаханәсенең көндезге бүлегендә авыруларга урын юк? Закон нигезендә ФАПлардагы фельдшерларга
система куярга рөхсәт ителми, дип аңлаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев