Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иртәгәсе көнебез мул булсын дисәк...

Авылларда кызу урак өсте хәзер. Бу эш җәйге эссе көннәрдә янгын куркынычы көчәйгән чорда башкарыла. Шуңа күрә саклык чараларын төгәл һәм тайпылышсыз үтәү аеруча игътибар сорый. Күмәк хуҗалыклар басуларында урып-җыю чорында күп төрле техника кулланыла.Тәҗрибәдән күренгәнчә, фаҗигаләр еш кына алар белән идарә итүчеләрнең янгыннан саклану кагыйдәләрен белмәүләре яки белеп тә...

Авылларда кызу урак өсте хәзер. Бу эш җәйге эссе көннәрдә янгын куркынычы көчәйгән чорда башкарыла. Шуңа күрә саклык чараларын төгәл һәм тайпылышсыз үтәү аеруча игътибар сорый.
Күмәк хуҗалыклар басуларында урып-җыю чорында күп төрле техника кулланыла.Тәҗрибәдән күренгәнчә, фаҗигаләр еш кына алар белән идарә итүчеләрнең янгыннан саклану кагыйдәләрен белмәүләре яки белеп тә үтәмәүләре, техниканы төзек тотмаулары нәтиҗәсендә була. Янгыннар бик зур матди һәм рухи зыян китерәләр. Аларга чик кую өчен кыр эшләрендә катнашучыларның һәммәсе белән инструктаж үткәрү, кулланылган техниканың ут чыгардай төзексезлекләрен бетерү һәм аларны янгын сүндерү кораллары белән тәэмин итү мәҗбүри. Комбайннарда янгыннар күп очракта төтен чыгару системасыннан очкан очкыннан, салам, ягулык-майларның кайнар коллекторга, төтен торбаларына эләгүеннән, ышкылучы частьләрнең кызуыннан, электр җиһазларында, үткәргечләрдәге кыска ялганыштан, ут белән саксыз эш итүдән чыгарга мөмкин. Мондый очракта аны зурга җибәрмәүдә файдалану өчен комбайннар күбекле өч утсүндергеч, ике көрәк, ике себерке, киез, чиләк, комлы савыт белән җиһазландырылырга тиешләр. Ә яннарында янгын сүндерергә көйләнгән техника, сабан тагылган трактор булу шарт.
Урып-җыю зур басуларны 50 гектардан артмаган участокларга бүлүдән башлана, һәм алар аралары 8 метр киңлектә урып алына. Ә ул урылган җир уртадан 4 метр киңлектә сөреп куела. Басуларда камыл, салам яндыру, учак ягу катгый тыела.
Салам, печән эскертләрен электр линияләреннән ким дигәндә 15 метр, юллардан - 20, торак-төзелешләрдән 50 метр ераклыкка урнаштыралар. Бу азыкларны әзерләүдә катнашучы техникада очкын сүндерү җайланмалары булдыру зарур. Икмәк кабул итү складлары, киптерү агрегатлары янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә, янгынга каршы су чыганаклары, сүндерү кораллары, яшеннән саклагычлар белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Андагы электр мичләре, җиһазлары электр энергетикасы таләпләре нигезендә генә монтажлана һәм кулланыла ала. Амбар алларында тәүлек буе кизү оештырыла.
Иртәгәсе көнебез муллыгы булган икмәк бер саксызлык, сансызлык нәтиҗәсендә әрәм-шәрәм булмасын, кеше гомерләре өзелмәсен дисәк, югарыда саналган таләп-кагыйдәләрне үтәү, үтәтү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев