Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иртәннән кичкә кадәр...

“Ташкын” хуҗалыгында эш кайный.

Хуҗалыкларда кызу эш өсте. Һәркайсы малларына кыш чыгарга җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. “Ташкын” хуҗалыгында да эш кайный.

Хуҗалыкның 1513 баш мөгезле эре терлеге булып, аларга 7230 тонна сенаж салу бурычы куелган булса, аның 4000 тоннадан артыгы салынган инде. 3500 тонна сыйдырышлы бер баз тулган. Икенчесенең дә яртысыннан күбрәге салынган.

120 тонна печән әзерләнгән. Люцернаның икенче катын да печәнгә алачаклар. Белгечләр көче белән бераз яфрак-печән дә әзерләгәннәр.

“Ташкын” хуҗалыгында терлек азыгы культуралары барысы 1700 гектар мәйданны тәшкил итә. Шуның 903 гектары күпьеллык үлән, 400 гектары кукуруз. Яшел азыкка дигән 272 гектар мәйданда берьеллык үләннәре дә бар. Сенаж өчен бодай, арпа, солы, борчак, көнбагыш, майлы шалкан культураларын катнаштырып, аны 207 гектар мәйданда чәчкәннәр.

-Майлы шалкан сөтнең майлылыгын күтәрә. Күпьеллыкларны алып бетерүгә, болары да җитешә. Шуннан аларын да сенажга алабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов. Люцернаның беренче катын сенажга салып бетергәннәр. Хәзерге көндә клевер һәм арыш белән көзге вика катнашмасыннан салалар. Әлеге катнашма коры булган елларда да үләннәргә караганда массаны яхшырак бирә. Юеш килеш массасы бер гектарга 300 центнерга тикле чыга. Сенажга киптергәч 130 центнер тирәсе була, диләр. Викада аксым, арышта шикәр бар. Хайваннарга да кешеләр кебек үк икесе дә кирәк. Әлеге культуралар сенажга алынып беткәч, җирен эшкәртеп, көз көне терлекләргә ашату өчен рапс чәчәчәкләр.

Басулардагы хәрәкәткә күз иярми. МакДон һәм ЕS-1 чапкыч комбайннары белән Марат Гыйзетдинов һәм Риназ Кәшбиев үләннәрне пакусларга сала. Алар җитешә алмаганда ДжонДир комбайны белән Ленар Рәхимов та чыга.

Дон-680, Полесье комбайннары белән Илдар Фатыйхов белән Данис Гыймаев тураган массаны Илнур Кашапов, Рөстәм Арсланов, Расих Айдаров, Рәмзил Кузьмин, Рафаэль Хөсәенов КамАЗ машиналары белән базга ташый. Егетләр иртәнге 7дән кичке 7 гә тикле эшлиләр. Сенажга салынучы массаның дымлылыгы 45 проценттан артмый, диләр.

Базда К-700 тракторы белән Ирек Вәлиев, Т-150 тракторы белән Данияр Гарипов, МТЗ-1221 тракторы белән Фарис Әхәтов, К-360 белән Ришат Мөниров, МТЗ-1221 белән Эдуарт Хәйриевләр кайткан массаны һава калмаслык итеп таптап торалар.

-1999 елдан бирле әлеге хуҗалыкта хезмәт куям. КамАЗ машинасында эшлим. Ел саен терлек азыгы әзерләүдә катнашам. Быел масса бик яхшы. Көнгә 20 шәр рейс ясыйбыз. Хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр. Авылда яшәгәч мал асрамыйча булмый. Хуҗалык безгә дә мал азыгы белән ярдәм итә, - ди Илнур Кашапов.

- “Полесье” комбайны белән масса турыйм. Көнгә 45-50 арба масса җибәрәм. Терлек азыгы әзерләү тәмамлангач, Белорусь тракторы белән терлекләргә азык төяүгә күчәм. Көзен кукуруздан силос салуда катнашам, - ди хуҗалыкта 1991 елдан бирле хезмәт куючы Данис Гыймаев.

Хуҗалыкның әле узган елдан калган азыгы да бетмәгән. Сенаж базының берсен яңа ачканнар. Ярты елга җитәрлек күләмдә силослары да бар. Шулай булгач, якын киләчәктә хуҗалык терлек азыгына тилмермәячәк.

Кукурузлары да яхшы гына үсеп килә. 120 гектарр мәйданда аның өч төрен бөртек өчен чәчкәннәр.

-Аның кайсы төре әйбәт уңыш бирә, алдагы елда бөртек өчен шунысын чәчәчәкбез, -ди хуҗалык җитәкчесе.

Алардан башка сынау делянкаларына да бөртек өчен кукурузның 12 төре чәчелгән. Силос өчен 24 төре игелә.

Хуҗалыкта төзелеш эшләре дә тынмый. Терлек азыгы утарында печән саклау өчен махсус урын эшлиләр. Элеккесе кечкенә булган. Хәзер шуны зурайтып, кырыйларын ачык калдырып, табигый вентиляция өлешен яхшыртып эшлиләр. Бирегә бер елга җитәрлек печән сыячак. Ындыр табагы алдында икмәк киптерү җайланмасы өчен урын әзерлиләр. Яңа җиһаз тиздән кайтачак, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев