Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иске Сәфәр җирлеге халкы март аенда 2 миллион 435 мең 400 сумлык сөт саткан

Шәхси хуҗалыкларда сөт сату, узган ел белән чагыштырганда, 141 тоннага кимегән.

             2021 елның 1 апреленә районыбыз фермерлары, шәхси мал тотучылар 2610 тонна сөт җитештерсә, 2022 елның бу вакытына бу сан 2469 тонна гына. Ике елның март айларын чагыштырсак, аерма 3 тоннаны тәшкил итә. Әтәс, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Иске Богады, Уразай, Чалманарат, Татар Ямалысы җирлекләрендә ел башыннан, ә март аенда Чалманарат, Әтәс, Иске Кормаш, Чуракай, Актанышбаш, Иске Богады, Яңа Әлем җирлекләре сөт сату арткан. Актаныш, Иске Айман, Кәзкәй, Күҗәкә, Усы җирлекләре сөт сатуда иң ахыргы позицияләрне били.

            Сөт сатылу күләме арту яки кимү бәягә барып тоташа: Аеш, Кәзкәй җирлекләрендә 1 литр сөткә 27 сум 50 тиен, Кировта 27 сум 21 тиен, Иске Сәфәр һәм Теләкәйдә 27 сум белән исәп-хисап ясалган. Калган җирлекләрдә 27 сумнан 26 сумгача хак түлиләр.
              1 шартлы терлеккә иң күп акча эшләүчеләр Иске Сәфәр җирлегендә яши, март аенда 2 миллион 435 мең 400 сумлык сөт сатылган, бер шартлы терлеккә 1189 сум туры килә. Чалманаратлылар да терлектән акча ясый белә, биредә гомуми сумма 2 миллион 205 мең 450 сум, бер шартлы терлектән табыш 1180 сум. Кәзкәй, Татар Ямалысы, Иске Байсар, Актанышбаш, Чуракай, Әтәс, Такталачык, Иске Кормашта бер шартлы терлектән 1000-770 сум күләмендә файда күрәләр. Күҗәкә, Түке, Яңа Әлем һәм Мәсәде җирлекләрендә яшәүчеләр, күрәмсең, терлектән акча кереме алып булмый дигән фикердә. Алар 24 форма-киңәшмәдәге анализда рейтингның иң түбәнге баскычында кызыл белән күрсәтелгән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев