Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Исәпкә алучылар эшкә кереште

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул авыл хуҗалыгының торышын, авылларның хәлен белү өчен кирәк. Безнең районда бу эшкә 32 кеше җәлеп ителгән. Районда 4 инструкторлык участогы ачылды. Авыл хуҗалыгын исәпкә алу ун елга бер тапкыр үтә. Быелгы бланкларда яңа сораулар да өстәлгән. Алар заманча технологияләргә, мәсәлән, тамчылы...

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул авыл хуҗалыгының торышын, авылларның хәлен белү өчен кирәк. Безнең районда бу эшкә 32 кеше җәлеп ителгән. Районда 4 инструкторлык участогы ачылды.
Авыл хуҗалыгын исәпкә алу ун елга бер тапкыр үтә. Быелгы бланкларда яңа сораулар да өстәлгән. Алар заманча технологияләргә, мәсәлән, тамчылы сугару системасы, һәр терлекне ашату системасы, энергия чыганаклары кебек темаларга кагыла. Шулай ук кредитлар, субсидияләр алу һәм файдалану максатлары турында да сораулар булачак. Бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга - һәркайсына аерым сораулар билгеләнгән, төрле бланклар әзерләнгән. 22 биттән торган иң калын бланкны авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырачак.
Алынган мәгълүматлар буенча, районда исәпкә алуга 17 авыл хуҗалыгы оешмасы, 3 ярдәмче хуҗалык, 65 КФХ, 15 шәхси эшмәкәр, 3 микрооешма, авыл җирлекләрендәге 11210 шәхси һәм башка индивидуаль хуҗалык, 1 бакчачылык ширкәте катнаша. Махсус өс һәм баш киемнәре кигән, кулына сумка тоткан исәп алучылар аларда булып, сораштырулар үткәрәчәкләр.
Кайберәүләр исәп алуга әле һаман да шикләнеп карыйлар, әмма алар биргән мәгьлүматлар берсе дә читкә таралмаячак. Статистика органнары бернинди фиксаль максатларны күздә тотмый. Җаваплар язылган бланкларда бернинди фамилияләр күрсәтелмәячәк, соңыннан бөтен бланклар да юк ителәчәк. Статистика турындагы федераль законнар нигезендә, җыелган шәхси мәгълүматлар читкә чыгарылырга тиеш түгел.
Моннан тыш, административ, юридик кысалардан кала, мәгълүматлар техник яктан да саклана; исәпкә алу бланкларында фамилия дә, адрес та юк, бары тик тәртип саны гына бирелә. Исәпкә алу әңгәмә формасында үткәреләчәк, аның барышыңда бернинди документлар да күрсәтү таләп ителми.
Исәпкә алуның девизы - "Авыл тәртиптә икән, илебездә - муллык". Ул төп идеяне тулысынча ача: дәүләт икътисадының тотрыклылыгы турыдан-туры авыл хуҗалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Аны бары тик илнең аграр потенциалының чын торышын белгәндә генә үстерергә була.
Татарстанда исәпкә алу кампаниясе 15 августка төгәлләнергә тиеш. Аның нәтиҗәләре 2017 ел ахыры -2018 ел башында билгеле булыр дип көтелә. Инструкторларның эше исә әле 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев