Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ит һәм сөт җитештерү басудан башлана

Быелгы ел авыл хуҗалыгы тармагын яңадан сынады. Ләкин чәчү чорлары да, урак кампанияләре дә имин генә барды.

Хәзер исә, кышка әзерлек тә башланып китте. Китте дип, ул ел әйләнәсенә дәвам итә. Югары сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү басу-кырлардагы эш белән дә бәйле шул. Күптән түгел генә Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәре Нәфис Сәлимгәрәев белән көнүзәк әңгәмә корырга форсат чыкты.

Гомумән, районда көзге уҗымнар торышы ни хәл, Нәфис Әзһәмович?

— Хуҗалыклар куелган план нигезендә 12800 гектарда чәчергә тиешләр иде. Шуның 12300 гектарында чәчелде. Хуҗалыклар тиешле технологияләрне үтәп көзге чәчүне башкарсалар да, шушы мәйданның 2000 гектарында бөтенләй тишелмәде.
Яхшы тишелгән бер 1500 гектар бар. Дым булмау — киртә! Моннан соң да дым булмаса, бик аянычлы хәл булачак. Яз көне бу җирләр кире эшкәртеләчәк. 

Көзге чәчү вакытында үтәлдеме?

— Чәчү билгеләнгән вакыт аралыгында, 15 августтан алып 15 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Төрлечә чәчкән хуҗалыклар булды. Яңгырлар алда булып, тишелә башлаган уҗымнар тернәкләнеп китсен иде.

Кайсы хуҗалыкларның уҗымнар мәйданнары чагыштырмача яхшы соң?

— Әйбәт кенә уҗымнар торышы «Әнәк» агрофирмасы, «Чәчер» җәмгыте басулары, «Таң» хуҗалыгының бер 400 гектары, «Нур», Нур Баян — 800 гектары, «Наратлы» хуҗалыклары кырлары яхшы. Шулай ук «Саф» хуҗалыгы 902 гектарда чәчү эшләре башкарды, аның басулары өметле! Уҗымнары тигез тишелеш алган. 

Эшкәртүләр һәм тукландырулар ясаламы?

— «Әнәк» агрофирмасында, «Чәчер» җәмгыятендә бөҗәкләрдән каршы һәм гербицид эшкәртүләр, уҗымнарны тукландырулар уздырылды.

Киләсе елга орлык амбарларга әзерләп куелдымы, Нәфис Әзһәмович?

— Киләсе елга орлык материалы хәзерләп куелды, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Актаныш районы буенча бүлегендә тикшерелде, кондицион орлыклар белән тәэмин ителенде. Моннан тыш хуҗалыклар фәнни-тикшерү институтлары белән эшлекле сөйләшүләр алып баралар.

  • Үзебездә районлашкан яңа төр орлыклар кайтарылу өстендә эш бара;
  • «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров хуҗалыкларның агрономнарын тирә яктагы өлкәләргә алып барды. Курган, Свердловск якларыннан орлыклар кайтару хәл ителде.

Җир эшкәртүләр уңышлымы?

— Бүгенге көндә төп эш — җирне эшкәртүне дә онытмыйбыз. Әле 2024 елның уңышына нигез салу бара. Туфрак коры булганлыктан зур-зур кәсләр чыга, 30 сантиметрга 40 см кәсләр дә күренгәли. Ягулыкның бәясе кыйммәтләнеп тора. Бүген 80% эш җир эшкәртелгән. Алдан эшләнгән җиргә дә чүп чыга икән, культивация белән керәсе була. 

Басуларда «кар тоту» буенча да яңа ысуллар кулланасыз, дип хәбәрдармын.

— Кыш көне дә бит хәтта тәҗрибәләр үткәрәбез басу-кырларда. Менә «Актаныш» агрофирмасы көнбагыш басуларында сабакларны калдыра. Бу кыш көне кар тотырга ярдәм итәчәк, дым яхшы булачак.

Фермалар турында сөйләшеп алыйк әле.

— Фермаларга килгәндә, артык олы төзелешләр бик юк. Шулай да «Актаныш» агрофирмасының ферма төзелеше тулы куәтенә дәвам итә. Быел биредә барлык мал тораклары да ремонтланды. Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев бик инициативалы, алдынгы карашлы. Яз башында гына 140 башлык роботлы ферма ясаган иде. Нәкъ шундый ук «көзгеле проектлар» белән аның янында башка тораклары төзелә. Биредә фермалар барлык коммуникацияле: тизәк алу, чистарту системалы компьютер аша. Кеше факторы — хезмәтчән компьютер аркылы гына идарә итәчәк. 

Әлегесе көнгә хәтлем мондый шәп ферма районда бар идеме ул?

— Мондый камил ферма «Ташкын» һәм Нур Баян хуҗалыкларында бар, ләкин ул тиклем заманча түгел әлегә. Бу тулысынча яңа формат.

Агымдагы елның язында үткән семинарда: истә яңа тирес түгү законы хакында бәян иттегез. Бу эш ничек?

— Таләп итеп куелган: тирес базлары булдыру. Ике төрлене: сыек һәм саламлырак тирес өчен. Монда тиресләр ярты ел сакланып, тикшерелгәч кенә басуга кертелә. Әлеге эшне дә актив гына гамәлгә ашырабыз. «Актаныш» һәм «Чишмә» агрофирмалары, «Нигез» һәм Нур Баян, «Нур» һәм «Таң» хуҗалыклары сыйфатлы һәм зур күләмдәге базлар ясады. 

Ярты елдан соң тирес берәр кайда тикшереләме?

— Ярты елдан соң Казанга анализга алып барыла һәм зарарлы матдәләр барлыгы-юклыгы тикшерелә.

Мал торлаклары тагы кайда яңарышлар кичерә?

— «Таң» хуҗалыгы бозаулар торагын бик матур итеп ремонтлап куйган, ап-ак итеп яңартып. «Нур» хуҗалыгының, «Наратлы» ның Гәрәйдәге фермасында бозаулар һәм савым сыерлары торагы эшләнде, Чалманараттагы мал торакларында косметик ремонт булды. «Әнәк» агрофирмасының Әтәс һәм Түке бүлекчәләрендә 4 мал торагы ремонтланды, савым системасы Global фирмасыныкы хәзер биредә. Димәк сөт җитештерүчәнлек артуы көтелә. Эшлекле эш «Чишмә» хуҗалыгында: 200 башка исәпләнгән бозаулар торагы салына һәм икмәк саклау склады кулланышка тапшырылды. «Актаныш» агрофирмасы Чөгәнәдә 400 башка исәп тоткан бозаулар торагы төзелә. Кәзкәйдә мондый торак, 200 башка булганы уңай яктан эшен күрсәтте.

Терлек азыгы кышкылыкка җитәрлекме?

— Терлек азыгы хәстәрләү әле дә дәвам итә. Өченче чабымга кергән 300-400 центнер булса да люцерна бар өстәмә. Люцернаны бернинди башка туклану чарасы белән дә алмаштырып булмый. Корылыклар, суыклар аркасында сенажның күләме 70% гына тәшкил итә. Силос әйбәт булды. Ә менә печән әзрәк, 35% кына җыя алдык. Печән — бозауларның турыдан-туры һәм иң яраткан азыгы! Җитмәсә, читтән сатып алырга мәҗбүр булабыз. Шулай да, киләсе елның сенажына тиклем җитәчәк азык бар. Быел хуҗалыклар билгеле проблемалар сәбәпле — шәхси секторны да салам белән тәэмин итте. 

Икмәк...

— Икмәк буенча да, узган елның яртысыннан кимерәк җыелды. Пай җирләренә шактый өләшенелде. Шәхси секторда мал асраучылар белән да киңәшләшеп эшлибез.

Мәкерле лейкоз авыруыннан район терлекчелеге арындырыламы?

— Лейкоз буенча эш дәвамлы. «Саф», «Чишмә», «Нигез», «Башак» хуҗалыклары һәм «Чишмә» агрофирмасы тулысынча лейкозсыз! Терлек — төп табыш чыганагы икәнен яхшы беләбез, Юлай. Шуңа күрә дә быел 902, былтыр — 1200 баш терлек кайтты. Әле тагы 120 баш 2 октябрь көнне Нур Баян хуҗалыгына кайтырга тора. Терлек кайтару эше Белгород, Киров, Свердловск төбәкләреннән башкарыла. Терлекләрдән анализлар алына, карантин аша үтә. Электрон чиплар куела. 

Әңгәмә өчен рәхмәт, Нәфис Әзһәмович! Авыл хуҗалыгы тармагыбыз алга таба да даими үсештә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев