Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Июнь-августта исәпкә алу үткәрелә

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлегенең Актаныштагы бүлекчәсе быелгы җәйдә зур кампания уздырырга әзерләнә. Шул хакта статистика белгече Илсөяр Фарсыева кайбер мәгълүматлар белән таныштырды. - 1 июньнән 15 августка кадәр Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә уздырыла. Безнең районда да...

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлегенең Актаныштагы бүлекчәсе быелгы җәйдә зур кампания уздырырга әзерләнә. Шул хакта статистика белгече Илсөяр Фарсыева кайбер мәгълүматлар белән таныштырды.
- 1 июньнән 15 августка кадәр Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә уздырыла. Безнең районда да ул оешкан төстә алып барылсын өчен барлык шартлар да тудырыла. Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде. Эшне планлы рәвештә оештыру максатыннан район территориясе исәп һәм инструктор участокларына бүленде. Әлеге кампаниягә күп кенә белгечләр килешү нигезендә җәлеп ителәчәк. Беренче чиратта, болар - сан алучылар һәм инструкторлар. Аларның төп бурычы - авыл хуҗалыгы исәбен алуны оештыру, үткәрү һәм нәтиҗә ясау.
- Исәпкә алуның төп максаты нинди?
- Халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт һ.б. турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышында алынган мәгълүматлар сер итеп саклана.
- Сер дигәннән, авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китермәсме, дип, күпләрнең борчылулары ихтимал.
- Әйткәнемчә, сер сер булып кала. Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү өчен төп чыганак булачак.
- Нинди мәгълүматлар соралачак инде?
- Күпме хуҗалык барлыгы исәпкә алына. Аларда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт куя? Анкетада җирдә җитештерелгән продукция, үскән агач-куаклар, ишегалдындагы техника, терлек, шулай ук кредит алу-алмау кебек сораулар да булачак. Гомумән, моңарчы булган базаны тулыландыру һәм заманча технологияләргә белешмәләр кертү өчен кирәк бу эшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев