Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Калган эшкә кар яумаслык итеп...

“Ташкын” хуҗалыгының өч комбайны да бүгенге көндә кукуруз басуларын иңли.

Быелгы көз чын мәгънәсендә кешеләргә барлык эшләрен дә төгәлләргә мөмкинлек бирде. Башка елларда кукурузны бөртеккә ала алмый интеккән хуҗалыклар быел аны көннәр матур торганда җыйнап бетерү хәстәрен күрә.

Күп хуҗалыкларның кукурузны орлыкка алу өчен җайланмалары юк. Шунлыктан бөртек суктыру комайнын кулланырга мәҗбүрләр.“Ташкын” хуҗалыгының өч комбайны да бүгенге көндә кукуруз басуларын иңли. Ике метрдан да биегрәк булып үскән кукуруз арасыннан алар күренми дә диярлек.

Кукурузның чәкәннәре җитешкән, алар саргаеп, инде кабыкларыннан куба да башлаган.

Хуҗалык быел әлеге культураны 120 гектар мәйданда орлык өчен, 270 гектарда силоска салу өчен иккән.

-Башка елларны кукуруз мәйданнары 300 гектардан артмый иде. Чөнки орлык өчен аз чәчә идек, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов.

Кукурузны орлыкка ике көн элек турыдан суктыра башлаганнар. 66 гектар мәйданда орлыкларын җыйнап алганнар инде. Уңышы гектарына 60-70 центнер тирәсе чыга, диделәр. Әмма югалтулары да юк түгел. Чөнки комбайннары махсус шуның өчен көйләнмәгән.

-Киләсе елга кукуруз орлыклары суктыру өчен комбайнга махсус җайланма алырбыз дип торабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе.

Инде дүрт мең ярым центнер кукуруз орлыгы ындыр табагы алдына кайтарылган. Калган мәйданнарны да көннәр коры торганда ике-өч көн эчендә җыйнап алуны максат итеп куялар.

Әлеге эштә Акрос-585, Дон-1500, ДжонДир комбайннары белән Фарис Әхәтов, Ленар Рәхимов, Ирек Шәкүровлар хезмәт куя.

-Әлеге хуҗалыкта 1982 елдан бирле эшлим. 1987 елда комбайнга утырган идем, шуннан бирле туктаганым юк. 32 ел эшләү дәверендә җитен дә суктык, ногыт борчагы да, көнбагыш та сугып карадык. Ләкин кукуруз сугып караган юк иде әле. Менә анысы да насыйп булды. Кукуруз сугу комбайнга авыргарак туры килә. Суккычның кырыйларына уралып җәфалый. Калган мәйданын да исән-сау җыйнап алырга язсын, - ди Фарис Әхәтов.

-2004 елдан бирле әлеге хуҗалыкта эшлим. Язын трактор белән чәчү чәчәм. Көз көне комбайнга утырам. Бөртеклеләргә караганда кукурузны суктыру авыррак. Узган елга караганда быел кукурузның уңышы да, өлгерүе дә әйбәтрәк. Көнгә 12 шәр бункер суктырабыз, -ди Ирек Шәкүров.

Егетләр суктырган орлыкларны өч ГАЗ-53 машинасы ындыр табагына ташып тора.

-Кукурузны маллар бик яраталар. Аны энергия дибез бит инде. Ул булса, сөт тә арта, терлекнең торышына да тәэсире зур. Быел 30-40 тоннасын киптереп куярга уйлыйбыз. Башка елларны киптерелгән кукурузны читтән кайтарта идек. Быел үзебез шулай эшләп куярга планлаштырабыз. Калганын крекерлы кукуруз комбайны белән турап, базга тутырып, өстен ябып куябыз, - ди Рәүхәт Салихҗанов.

Бүгенге көндә хуҗалыкта кукуруздан силос салу да бара. Аны люцернаның өченче катын кушып салалар. Силос үзе генә шикәр, крахмал, ә люцернада аксым бар. Шунлыктан балансланган азык була, ди җитәкче. Силоска аласы мәйданнар 30 гектар тирәсе калган. Анда Данис Гыйләев белән Илдар Фатыйховлар Полесье һәм ДОН- 680 турагыч комбайннары белән масса әзерли. Кайткан массаны базда Ирек Вәлиев белән Ришат Мөнировлар К-701 һәм К-700 тракторлары белән һава калмаслык итеп таптап торалар.

Хуҗалыкта җир эшкәртү дә шушы көннәрдә тәмамланыр диләр. Барысы 2200 гектар мәйданда җирләр көздән эшкәртелергә тиеш булып, шуның 2000 гектардан артыгы тәмамланган инде. Шуның яртысын тирәнәйтеп эшкәрткәннәр.

-Кукуруз җирләрен эшкәртү өчен тагын бер махсус агрегат алдык, - ди Рәүхәт Салихҗанов.

Җир эшкәртүдә Нәсим Шәймиев, Марат Гәрәев, Данияр Гариповлар МТЗ-1221, Т-150, К-700 тракторлары белән намуслы хезмәтләрен куялар.

Калган эшкә кар яумаслык итеп, кышка керү аларның максатлары. Шушы берничә көн эчендә аңа ирешерләр дә.

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев