Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кары гына бетсен, без – әзер!

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре районнарга чыгып, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышалар. Һәм иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар ачыкланып, алар бүләкләргә дә лаек булачак. Безнең районга министрлык вәкилләре Мисхәт Нәбиев белән Фәрит Әхмәтов 5 апрель көнне килделәр. Иҗат төркемебез алар белән бергә "Наратлы" хуҗалыгындагы...

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре районнарга чыгып, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышалар. Һәм иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар ачыкланып, алар бүләкләргә дә лаек булачак. Безнең районга министрлык вәкилләре Мисхәт Нәбиев белән Фәрит Әхмәтов 5 апрель көнне килделәр. Иҗат төркемебез алар белән бергә "Наратлы" хуҗалыгындагы карауларда катнашты.
Кайсы хуҗалыкның әзерлеге ничек булуы аларның машина-трактор паркына килеп керүгә үк күзгә ташлана. "Наратлы" хуҗалыгындагы барлык тракторлар арбаларын тагып, бер рәт булып әзерлек сызыгына баскан. Икенче урында йөк машиналары да шул рәвешле тезелгән. Барысының да механизаторлары үз техникасы янында кайнаша. Белгечләр килүгә, һәрберсе утларын кабызып, тормоз системасының эшләвен дәлилләп күрсәтә. Хуҗалыкта җаваплылык хисе җитәкчедән үк башлана. Биредә бер генә әйбер дә әрәм-шәрәм ителми, һәр нәрсә үз урынында. Аларның өч бригадалары бер-берсеннән шактый еракта урнашса да, чыгымнары күп булса да, ел саен техник карауларга да, комбайннарның әзерлеген тикшерүгә дә үз югарылыгында әзерләнәләр. Быелгы язгы кыр эшләренә дә техниканы көздән үк төзекләндерә башлаганнар. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган аларда. Узган ел җылы итеп остаханәне эшләп куйганнар. Ике кыш инде механизаторлар шунда җылыда эшләгәннәр. Элек эшли торган ашханә биналары бик нык искергән иде. Быел исә бер бинаны яңартып, ашханә иткәннәр.
- Техника ремонты иртә көздән үк башланды. Дефектовка ясалып, кирәкле әйберләр кайтарылды. Быелгы ремонтка алар бер миллион ике йөз мең сумлык запас частьләр тотканнар. Биредә шунысы да игътибарга лаек: механизаторлар алышынмый диярлек. Барысы да озак еллар эшләүчеләр. Әйбәт хезмәт хакы түләгәч, яхшы эш шартлары тудыргач, алар теләп хезмәт куялар. Үзегез күреп торасыз: остаханә җылы һәм якты. Анда шофер Лемар Ханнанов җаваплы булып тора. Башта КамАЗ машиналарын, яңадан авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны ремонтладылар. Алай гына түгел, шушы җирлектә яшәүчеләрнекен дә биредә ремонтлыйлар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.
Хуҗалыкта хезмәтне саклауга да нык игътибар бирелә. Бу хакта хезмәтне саклау инженеры Әлфис Мәрданов аңлатып үтте.
- Безнең хуҗалыкта 70 кеше хезмәт куя. Эшкә алган вакытта ук инструктаж үткәрәбез. Яңадан һәр тармак белгече аларга үз юнәлеше буенча аңлатулар алып бара. Хезмәтне саклау бүлмәсендәге махсус журналларга эшчеләр турында мәгълүмат тутырыла. Иртән аларны фельдшер карап, эшкә чыгарга рөхсәт иткәч кенә, диспетчер юллама бирә. Хезмәтне саклау йөзеннән ел саен хезмәткәрләргә махсус эш киемнәре, аптечкалар, техникага янгын сүндерү җайланмасы бирелә. Шунысы куандыра: соңгы елларда безнең хуҗалыкта хезмәткәрләрнең имгәнү очраклары булганы юк.
Биредәге техниканың әзерлеген карап чыкканнан соң, район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов механизаторларга фикерләрен җиткерде.
- Эшләгән техникагыз ышанычлы, һәрчак чыгып китәрлек әзерлектә булсын. Бәхетсезлек очраклары сезнең хуҗалыкта күзәтелмәсә дә, чыгып тора. Шулай булгач, игътибарлы һәм җаваплы булыгыз. Артыгыздан инженер штекерны тык, утыңны ялга, юллама ал дип йөрерлек булмасын, - диде.
Механизаторларның кәефләре күтәренке икәне сизелеп тора. Алар инде язгы кыр эшләренең башлануын дүрт күз белән көтә. Техник карауларны көтеп алуларын яшерми алар. Чөнки техниканы махсус белгечләр күздән кичергәч, исән-имин эшләүләренә ышанычлары арта.
- Илдус Хәкимовның килүен көтеп торабыз. Болар бит бәла-казалар килеп чыкмасын өчен эшләнә. Җитәкчелек һәр гозергә колак сала. Барлык запас частьләрне алды. Техниканы төзәтеп, буяп өр-яңа итеп куйдык. Хәвеф-хәтәрләрсез генә кыр эшләрен башкарып чыгарга язсын, -ди озак еллар механизатор булып эшләүче Илдус Нуретдинов.
Министрлык вәкилләре конкурста катнашучы хуҗалыкларны йөреп чыкканнан соң, Фәрит Әхмәтовтан нәтиҗәләр хакында кызыксындык.
- Без "Нур", "Таң", "Наратлы", Нур Баян исемендәге, "Эконом", "Чишмә", "Тамыр", "Ташкын", "Башак" хуҗалыклары һәм "Әнәк" агрофирмасында булып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштык. Шунысын әйтергә кирәк, конкурста катнашучы барлык хуҗалыклар да нык җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр. Безне җылы каршы алдылар, барлык техниканы, ындыр табагын күрсәтеп чыктылар. Конкурс булгач, билгеле, таләпләр дә катгый. Әзерлек баллар белән бәяләнә. Минем аеруча "Нур", "Наратлы", "Чишмә", "Ташкын" хуҗалыкларының, "Әнәк" агрофирмасының әзерлеген югары бәялисем килә. Алар моңа көздән үк тотынганнар. Вакытында дефектовка ясап, арзанрак бәягә запас частьләрен алып, ремонт өчен мөмкинлекләр тудырганлыктан агрегатлаштыру җиңел булгандыр. "Эконом" хуҗалыгы шактый иске, моннан 25-30 ел элек чыккан техника белән эшләсә дә, алар да тырышканнар. Техниканы ремонтлап, агрегатлаштырып куйганнар. Районда техникасы күзәтү узмаган ике генә хуҗалык калган. Гомумән алганда, районыгызның язгы кыр эшләренә әзерлеге республика буенча караганда бик яхшы. Язгы кыр эшләрен кыска вакытта сыйфатлы итеп башкарып чыгуда уңышлар телим.
Комиссия тарафыннан куелган баллар буенча "Башак" хуҗалыгы һәм "Әнәк" агрофирмасы I-II урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев