Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кайда яшәве рәхәт?

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мал асраучыларга янә ярдәм кулы сузмакчы. 3 баштан ким булмаган эре мал асраучылар яңа терлек торагы җиткезгән очракта, 70 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен тоя ала. 8 һәм аннан артыграк эре мал ас-раучыларның төзелеш чыгымнары 200 мең сум күләмендә субсидияләнәчәк. Әлеге программа белән һәркем...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мал асраучыларга янә ярдәм кулы сузмакчы. 3 баштан ким булмаган эре мал асраучылар яңа терлек торагы җиткезгән очракта, 70 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен тоя ала. 8 һәм аннан артыграк эре мал ас-раучыларның төзелеш чыгымнары 200 мең сум күләмендә субсидияләнәчәк. Әлеге программа белән һәркем файдалана ала, дип искәртте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.
"Сыер асрау отышлымы?" дигән сорауга газета аша берара шактый җавап эзләгән идек. Халыкта фикерләр төрле: берәүләр азык юнәтү авырлыгына зарланды, икенчеләр авылларда мал саны кимүен яшьләрнең юклыгы белән аңлатты. Авыл картая, бетә, маллар кими, янәсе... Яшьләр юкмы, әллә теләк юкмы? Әллә инде, чынлап та, бүгенге заманда мал асрау отышсыз шөгыльме?
Дөресен генә әйткәндә, мал асраган кеше моны яхшырак беләдер. Район җирлекләрендәге терлекчелек яшәешен яктырткан саннарда күренгәнчә, авылларда, сыерым юк киртәдә, кайгым юк иртәгә, дип яшәүчеләр көннән-көн арта. Узган елның шушы чорында шәхси секторда 11 мең 780 эре мал исәпләнгән булган. Быел 405 малга кимегән. Бу хәл, аеруча, Теләкәй, Пучы авылларында күзәтелә. Чалманарат, Кәзкәй, һәм, ни хикмәт, Актанышта мал саны үсештә. Сыерлар саны, шулай ук, 420гә ким. Шул ук Пучы, Уразай, Күҗәкә авылларында. Сарык-кәҗә, ат саны да саллы гына аска тәгәрәгән. Хәзер мал азыгына да кытлык юк бит,
чокыр-сазлыклардан интегеп, бөртекләп печән җыеп йөрисе юк дип әйтүем, кирәк икән, чабып, киптереп, кипләп китереп бирәләр. Сөтен дә капка төбеннән алып китәләр, аңа биргән акчасы да ярыйсы гына. Дәүләтнең дә һәрдаим ярдәме тиеп тора. Яшәеш җайланды сыман.
Сөт дигәннән, җирлегенә карап төрлечә бәялиләр аны: 1 литры 15 сумнан алып 17 сумга кадәр. Әлеге мәсьәләгә тукталып торуны кирәк тапмыйм, бар саннар һәм сумнар да түбәндәге таблицада ачык чагыла. Һәркем үз хезмәтенең бәясен үзе табар. Бары тик шуны гына искәртәсе килә: "Таң" хуҗалыгы сөт җыю белән шөгыльләнгән җирлекләрдә мал асравы отышлы икәне ачык чагыла.

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү

(2015 елның март аена)

Авыл җирлеге

Сөт җыючы

Түләү (1 л. сөт исәбенә сумнарда)

Татар
Суыксуы

ИП Идрисов

15,50

ИП Сәйфетдинова

16,0

СПСК "Агыйдел"

16,50

Яңа Әлем

ИП Фәхретдинов

15,50

Такталачык

ИП Фазлыйәхмәтов

15,50

"Таң" ҖЧҖ

17,0

Иске Байсар

"Ташкын" ҖЧҖ

15,50

Иске Сәфәр

ИП Сәйфетдинова

15,90

ИП Әмиров

15,50

Аккүз

ИП Ганиев

16,0

ИП Исламов

15,50

Пучы

ИП Шәвәлиев

15,50

Иске Кормаш

КФК Билалов

15,50

Теләкәй

"Таң" ҖЧҖ

17,0

Актаныш

ИП Галиев

16,0

ИП Фазлыйәхмәтов

15,50

Әтәс

ИП Идрисов

15,50

ИП Гыймазетдинова

15,50

Актанышбаш

ИП Галиев

15,50

Уразай

ИП Галиев

15,50

ИП Фазлыйәхмәтов

15,50

Иске Айман

ИП Камалов

15,50

Усы

ИП Биктимерова

15,50

ИП Шәвәлиев

15,50

Югары Яхшый

ИП Фәхриева

15,50

ИП Сибатов

15,50

Киров

ИП Гыйләҗетдинова

15,50

ИП Хаҗиев

15,50

Кәзкәй

ИП Төхбәтуллин

15,50

Түке

ИП Госманова

15,50

Күҗәкә

ИП Идрисов

15,50

Татар Ямалы

ИП Миңнәхмәтов

15,50

Чалманарат

ИП Миңнәхмәтов

15,50

Аеш

"Нигез" ҖЧҖ

16,0

Чуракай

ИП Нәбиев

16,0

Иске Богады

ИП Салихов

15,50

(мәгълүматлар район Советыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев