Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кече фермалар булдырырга теләүчеләр Яңа Әлемдә арта

Мини-фермаларны тиешле күләмдә терлекләр белән тәэмин итү, баш саннарын саклау республикада, шул исәптән Актаныш районында да мөһим бурыч.

            Актанышбаш җирлеге кече фермалар булдыруда районда лидер. 2017 елдан башлап җирлектә 3 кече ферма эшли. Килешү нигезендә баш саннары 2022 елның 1 гыйнварына 18 булырга тиеш иде, актанышбашлылар планны арттырып үтәгән, бүген җирлектә 25 баш сыер кече фермаларда асрала. Актанышбаш белән беррәттән Иске Айман, Усы, Пучы, Уразай, Татар Суыксуы, Аккүз җирлекләре бу уңайдан 125-111 процент артым белән бара.

             Югары Яхшый, Түке, Иске Кормаш, Такталачык җирлекләрендә кече фермалар һәм алардагы сөтлебикәләр саны, кызганыч, кискен кимегән. 
          Бүген янә бәяләр тотрыксызлану чорында без. Авыл халкын гомер-гомергә ихатадагы малы, терлеге яшәтте. Соңгы вакытта җир җимертеп эшләрдәй авыл кешеләре дә сыер асраудан бизеп, сөтне кибетләрдән ала башлаган иде. Моңа төрлечә аңлатма биреп була. Бүген күпләп мал асрарга теләүчеләргә дәүләт ярдәме барлыкка килү кабат терлекчелеккә йөз белән борылырга менә дигән мөмкинлек.

           Кече фермаларга ярдәм итү программасы республикада дистә еллар эшләп килә. Бәяләр үскәндә сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше өчен субсидия күләме дә артты. Төзелеш материаллары кыйммәтләнү сәбәпле, сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә: 5 сыердан да ким булмаса – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр;
8 сыердан да ким булмаса – 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр субсидия бирелә.

 

-    Мәсәлән, кешенең бар ди ике сыеры, бишкә җиткерәм дип уйлый икән, мини-ферма төзү өчен 300 мең сум алачак. Әгәр өч сыеры булып, тагын бишкә арттырам ди икән, сигезгә җиткерә, ягъни һәр арттырылган биш сыер өчен 600 мең сум бирәбез, - дип аңлаткан иде бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.


         Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә быел республикадан 50 млн сум акча каралган.

                Актаныш районыннан Яңа Әлем, Аккүз, Кәзкәй, Такталачык, Уразай, Иске Сәфәр, Актаныш җирлекләрендә замана җилләрен ачык тоемлап кече фермалар төзергә теләүчеләр арта. Ә менә Киров, Күҗәкә, Мәсәде, Пучы, Иске Кормаш, Татар Ямалысы, Теләкәй җирлекләреннән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә бер генә гариза да кермәгән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев