Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КЕМДЕР АТТА ЧАБА, КЕМДЕР АРТТА КАЛА: Актаныш районы терлекчелек тармагына еллык йомгак ясады (НӘТИҖӘЛӘР)

Бүген Актаныш районы терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, һәр юнәлештә җиңүчеләрне билгеләде.

Бүген Актаныш районы терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, һәр юнәлештә җиңүчеләрне билгеләде. 


Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелек иткән 24 киңәшмә эшендә  Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Ә. Харисов, бүлек мөдирләре,  хуҗалык рәисләре, җирлек башлыклары, фермерлар катнашты. 


Районның  Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев декабрь ае белән беррәттән 2018 ел буенча шәхси секторлардагы терлек хәрәкәте белән таныштырды. Югалту һәм табышларны барлады. Нәтиҗәләр буенча, югары күрсәткечләргә ирешкән авыл җирлекләре билгеләнде. Җиңүчеләрне  район башлыгы Энгель Нәвап улы акчалата премиягә сертификат  белән бүләкләде. Бүген модый дәрәҗәгә Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс, Чалманарат авыл җирлекләре лаек булды.
 
Район хуҗалыкларындагы еллык вәзгыять белән залда утыручыларны авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  җитәкчесе  Дәниф Харисов таныштырды. Ул үз чыгышында бу өлкәдә алдынгы позицияләрне саклап калучылар белән беррәттән районның авыл хуҗалыгы тармагын артка сөйрәүчеләрне дә атады.  

Реклама


Киңәшмәдә район  башлыгы Э.Н. Фәттахов  терлекчелек тармагының 2018 елгы торышы буенча үз фикерен белдерде, уңай һәм тискәре якларга анализ ясады.  


Традиция буенча, 24 форма-киңәшмә ахырында үткән ай йомгакларына нигезләнеп,  алдынгы хуҗалыклар бүләкләнде. Нәтиҗәдә, символик    ат 2018 елда “Чишмә” хуҗалыгында тукталыш ясады. 2019 елдан районның “аты” кайсы хуҗалыкка юнәләчәген исә тынгысыз хезмәт һәм вакыт билгеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев