Актаныш

Хезмәт белән яуланган хөрмәт

Бүген башкалабыз Казанда узган Агросәнәгать тармагы коллегеясенең киңәйтелгән утырышында райондашыбыз, "Башак" ҖЧҖның ферма мөдире Нурания Рәвис кызы Габдуллинага мәртәбәле дәүләт бүләге тапшырылды.

              Татарстан Республикасының Президенты Указы нигезендә "ТРның агросәнәгать комплексы һәм үсешенә аеруча зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен" медаленә лаек булды.

                Нурания Рәвис кызын мактаулы исеме белән котлыйбыз, җаваплы һәм җирлек, авыл хуҗалыгы өчен мөһим хезмәттә дәрт-дәрман белән озак еллар эшләвен телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: